Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрий Васильевич Еров: «Культуралар – тәбәнәк, чүп үләннәре күп булачак”

«Күшәр» хуҗалыгы базасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе махсус киңәшмә уздырды.

Ул оешма җитәкчесе Юрий Еров җитәкчелегендә барды. Киңәшмәне ачып, тиздән Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында орлыкчылык буенча җыелыш узачагын ассызыклады ул. Аңлашыладыр, төп тема - элиталы орлыклар игүгә багышлана.

Республиканың 45 күмәк хуҗалыгы бу ассоциация әгъзасы булып тора. Икесе: "Күшәр" һәм "Шахтер" - безнең районнан. Ә Күшәр авылы мәдәният йортында узган бу зона семинарында 14 хуҗалык катнашты. Биредә 7 мәсьәлә каралды. Рапс һәм күпьеллыклардан орлык алу проблемасы өстенлекле юнәлеш булды. Бу өлкәдә махсус программа да бар. Җитәкче әнә шул программага кушылырга чакырды. Шул ук вакытта уҗым культураларын игү, оригинал орлык чәчү, финанс мәсьәләләре дә читтә калмады. Ассоциациягә яңа әгъзалар да кабул иттеләр. Семинар "Күшәр"нең ындыр табагында дәвам итте. Хуҗалык рәисе Рүзәл Хәйруллин орлыкны эшкәртү, киптерү, саклау чаралары белән таныштырды. Биредә бик уңайлы лаборатория дә бар. Агроном өчен бер дигән эш урыны ул. Компактлы, чиста, якты, җылы. Ашлык складлары күз алдында, тәрәзәләре - зур. Бу лабораторияне арадан кайсыдыр: "Ак йорт" икән бу", - дип бәяләде. Складларның берсендә хуҗалык җитәкчесе СМВО-1Б (Идеал) агрегатына тукталып, сөйләп узды. Кечкенә партия орлыкларны чистарту өчен менә дигән агрегат ул! Күршедәге складта диаметрына карап саклауга куйган иләкләрне карадык. Монда кирәкнең барысы да бар. Юрий Еров: "Складлар бер дә буш тормый. Шуңа да биредә корткычлар булу гаҗәп түгел. Алардан саклану чаралары белән бу өлкәдә махсуслашкан фирма белгечләре таныштырып узсын", - дип сүзне Казаннан килгән кунакларга бирде. Биредә складны гына түгел, ашлыкны да корткычларга каршы эшкәртү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Люцерна басуында үсешнең һәр фазасында нәрсә белән эшкәртергә кирәклекне аңлатып уздылар. Яңалыклар күп. Еш кына белгечләр фикере тыңлаучыларныкыннан үзгә иде. Хәтта чәчү нормасы да чагышмый. Аңлатуларынча, ул азрак булырга тиеш икән, дәлилләрен дә китерделәр. Кыскасы, әйтүләренчә вегетация чоры, бутон формалашу, орлыклану чорлары махсус эшкәртүләргә мохтаҗ.

Борчак, уҗым басулары, арпа, бодай, солы чәчелгән махсус диләнкәләр буенча да белгечләр фикере күп булды. Җитәкче "Җитәр инде", дип туктатырга мәҗбүр булды, хәтта.

Төп фикер шул - быел барлык культуралар да тәбәнәк булачак. Ә бу чүп үләннәренә кагылмый. Димәк, чүп үләннәренә каршы нәтиҗәле көрәш чаралары кирәк. Семинарда болар хакында күп сөйләнде. Агрономнар, җитәкчеләр семинардан шактый күп файдалы мәгълүматлар алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев