Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Законсыз сакланган коралны нишләтергә.

Һәрбер кеше белергә тиеш - корал, ау мылтыгыма, яки газ һәм травматик пистолетма, законлы рәвештә эчке эшләр булегендә исәпкә алынырга тиеш, аны сакларга рөхсәт булырга тиеш.1995 елдан бирле, Татарстан Республикасы кабинетлар министрлыгының 545 карары нигезендә, Республика халкыннан законсыз сакланган корал һәм патроннарны түләүле хакта кабул иту башланды. 2014 елнын 7...

Һәрбер кеше белергә тиеш - корал, ау мылтыгыма, яки газ һәм травматик пистолетма, законлы рәвештә эчке эшләр булегендә исәпкә алынырга тиеш, аны сакларга рөхсәт булырга тиеш.1995 елдан бирле, Татарстан Республикасы кабинетлар министрлыгының 545 карары нигезендә, Республика халкыннан законсыз сакланган корал һәм патроннарны түләүле хакта кабул иту башланды. 2014 елнын 7 аенда Татарстан Республикасында барлыгы 114 данә корал тапшырылды, шул исәптән Әтнә районында 1 данә корал тапшырылды. Районыбыз халкы кубесенчә бабайларыннан калган ау мылтыкларын тапшыралар. Шушы карар нигезендә, һәрбер тапшырылган коралга 3 мең сумга кадәр акчалата түлүә каралган. Законсыз саклаган коралны эчке эшләр бүлегенә үз теләге белән тапшырган гражданин шулай ук җинаять жаваплыгыннан азат ителә. Шуңа күрә, хужалыкларыгызда законсыз сакланган кораллар яки патроннар сакланса, Әтнә полиция бүлекчәсенә яки турыдан полиция участок вәкиленә мөрәҗәгать итә аласыз.

Сонгы елларда законлы рәвештә корал йөртүчеләргә дә закон таләпләре үзгәрде. Газ һәм травматик пистолет хуҗалары коралны саклау рөхсәтен яңарткан вакытта яңадан укып экзамен бирергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев