Заманча юл төзелә
Олы Әтнәнең мәктәптән башлап больницага кадәрге юлын ватып, иске асфальтын гына түгел, ташлы балчыгын да машиналарга төяп читкә алып китәләр.
Бу ни бу? Кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Су керткәннән соң авыл урамнарының кайберсендә резина итек, галоштан башка йөреп тә булмавын күзаллаган хәлдә, сорау арты сорау туа. Сорауларга биредә эшләүчеләр җитәкчесе - "ВСК" компанияләре төркеме директоры урынбасары Вячеслав Магницкий җавап бирде.
- Башта ук халыкны тынычландырырга телим - эшне 6 сентябрь көнне башладык, сентябрь ахыры-октябрь башларында төгәлләргә планлаштырабыз. Эшнең асылы - биредә заманча юл булачак. Үзегез күрәсез, юл - тар, ә моннан йөрүче машиналар гаять күп. Өстәвенә, бу юлның конструкциясе заман таләпләренә җавап бирми. Шуңа күрә - киңәйтәбез, 1 метрга тәбәнәгәйтәбез. Юлның асфальт өлеше 7 метр киңлектә булачак, моннан тыш, 3,5 метрлы "обочина" була. Үзегез күрәсез, бу юлның буеннан-буена халык күп килә торган оешмалар урнашкан. Менә аларга тагын берәү өстәлергә тора (бу очракта яңа төзелүче спорткомплексны күз алдында тота дип фаразларга кирәк). Димәк, машина белән килүчеләр күп була, алар юл хәрәкәтенә комачауламасын өчен "обочина" шундый киң була, - диде Вячеслав Анатольевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев