Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ҖАВАПСЫЗ СОРАУ

2012 елның 11 аенда ТР Госалкогольинспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан район полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сатуның 36 факты ачыкланды.

Шул исәп­тән сыра сату - 21 очрак, 18 яше тулмаганнарга тәмәке продукциясе сату - 14 очрак. 2011 елның шул ук чорында балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сатуның 17 очрагы теркәлгән. Шул исәптән сыра сату буенча - 12 очрак, тәмәке продукциясе сату - 4 очрак. Күрсәтелгән саннарның сизелерлек үсеше дәүләт тарафыннан алкоголь һәм тәмәке продукциясе әйләнешен күзәтүнең көчәйтелү, ә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең башкару тәртибе түбән булуы хакында сөйли. Бәлки күрсәтелгән хокук бозуларга карата җаваплылыкны арттыру үзенең нәтиҗәләрен бирер? Вакыт күрсәтер. Алкоголь продукциясен ваклап саткан өчен гражданнарга 30 меңнән 50 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга 100 меңнән 200 меңгә кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралганлыгын әйтеп үтү дә артык булмас. Ел дәвамында закон бозу кабатланган очракта җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев