Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзең чакырып китердең

Шәүлә Ак әбиемнең биш вакыт намазын тогәл вакытында ялгышмыйча укып баруына,гел изгелекләр эшләргә тырышып яши алуына соклана идем мин.Соңгы елларын куз тиеп,бозым кергән авыру кешелэрне дәвалап уздырды.Бер ойдә яшәгәнлектән кайбер авыруларны кабул иткэндә миңа да шахит булырга туры килгәләде. Козге пычрак,коеп яуган яңгырлы коннәрнең берсендә үз күзең белән күрми ышанмаслык...

Шәүлә Ак әбиемнең биш вакыт намазын тогәл вакытында ялгышмыйча укып баруына,гел изгелекләр эшләргә тырышып яши алуына соклана идем мин.Соңгы елларын куз тиеп,бозым кергән авыру кешелэрне дәвалап уздырды.Бер ойдә яшәгәнлектән кайбер авыруларны кабул иткэндә миңа да шахит булырга туры килгәләде. Козге пычрак,коеп яуган яңгырлы коннәрнең берсендә үз күзең белән күрми ышанмаслык тире белән сояктән генә торган,күзләре эчкә батып йоз-кыяфәте мәеткә ошаганрак 17-18 яшьләр чамасы кыз белән әнисе килеп керделәр. "Миңа 16 яшь тула исемем Лена.....Бәлки сезнең мине тыңлап утырасыгыз да килмидер,ә шулайда минем ярдәм сорап барыр җирем юк соңгы ометем сез дип сүз башлады кыз.Җүләрлегем аркасында куркыныч хәлләр күзәтелә башлады.Колагыма үз-үземә кул салырга,тәрәзәдән ташланырга пышылдыйлар.Эш шунда ки,быел мин дус кызым Настя белән олылар конендә(родительский день) зиратка бардым.Аның абыйсы машинасы белән кеше бәрдертеп үтергән хәм шул конне үк кайткач асылынып үлгән булган.Тормәгә утыртудан курыкканмы әллә воҗданы газаплаганмы бер язу кисәгедә калдырмаган ди.Доресен генә әйткәндә минем моңарчы бер кайчанда зиратта булганым юк иде.Гаиләбездә барда исән-саулар аллага шокер,э әби-бабайларым бүтән шәхәрдә күмелгән мин ул вакытта кечкенә булганмын хәтерләмимдә.Шуңа күрә зиратка мин бернидән дә курыкмыйча кызыксынып кердем.Торле-торле ташлар,хәйкәлләр фотосүрәтләр,кабер тулы чәчәкләр...ышанмассызда минем монда кергәч җаным тынычланып калган кебек булды.Кайгы-хәсрәткә күмелеп елый-елый кеше күмгәннәрен күргәнем булмады бит.Бу кадәр тәфсилләп сойләвемнең сәбәбе сез алга таба вакыйгаларны сез тирәнтен аңласын очен кирәк.Юк бар сүзләргә ышанмый идем,минем сәламәт акылыма берниндидә чит йогынты булмас кебек иде әмма ялгышканмын. Абыйсының каберенә килеп җиткәч,дустым Настя үкереп елый башлар инде дип уйлаган идем әммә ул сумкасыннан шәраб тартып чыгардыда"Максик абыйым бик яхшы иде минем " дип аның белән булган күңелле мизгелләрне сойли башлады.Икебезнең дә стаканнарга шәраб салып абыйсын "искә алып" эчеп куйдык.Үз-үзенә кул салган кешеләрне дә "искә алалар" микәнни, ул зур гонах эшләгән бит дип уйлап куйдым эчтән генә.Ара-тирә яңгыр сибәли башлады.Мин кабер ташындагы чибәр егетнең сүрәтенә карап каттым.Әллә шәраб тәэсир итә башлады белмим ул миңа әллә кайчангы ,гомер буе белгән кеше кебек кызганыч та якында тоела башлады.Тагы салып эчтек...Их барлык дус кызларымның йоргән егетләре бар минеке генә юк дип уйладым.Настя үкереп елап җибәрде ...миндә дустымнан калышмый шыңшый башладым.Яныбыздан узып баручы әби кырыс тавыш белән: --Мәетләр янында акырышып утырмасагыз тагын ...,сезнең күз яшьләре кирәк түгел аларга дога укырга кирәк,-диде. Әллә торып бер-ике сүз әйтимме дигән идем.торып баса алмам дип дәшми калдым.Кайтырга кузгалдык.Максимны гомер буе белгән кебек кыланып исерек баштан: -Ярар,әгәр дә монда ятып туйсаң минем яныма килерсең,барыбер егетем юк,-дидем. Настя аягында кочкә басып тора.Аны култыклап алпан-тилпән чыгу юлына борылдык.Шул чак ничектер арттан кемдер килгән кебек тоелды,ләкин борылып карагач беркемдә күренмәде.Минем бәхеткә ойдә әти-әниләр юк иде.Мине исерек кыяфәттә курсәләр эләгәчәге кон кебек ачык иде бит.Чишенеп тә тормастан йоклап киткәнмен.Тон урталарында кибегеп уянып киттем.Тәрәзә яктылыгында кеше шәүләсе басып торган кебек булып китте.Башымның авытуына чыдый алмастан,күз алларымда әйберләр ике булып күренгәнлектән бу шәүләнен чын икәненә ышанмадым билгеле.Үземдә сизмәстән, -Кем син,әй?!-дидем. -Мин Максим. Настяның абыйсы,син үзең мине чакырып китердең бит.-диде шәүлә.Миңа якын килде,син бик чибәр мин сиңа гашыйк булдым бит,дип кулларымнан ,бит,иреннәремнән үбә башлады.Күпме торганбыздыр вакыт исәбен белмим фәкать таң алдыннан киткәндә ул миңа "минем монда килеп йоргәнне кешегә әйтмә яме" диде.Мин аңа каршы: - Анда яхшымы әллә бу доньядамы?- дип сорадым.Ул -Белмим тагы... анда мине кертмиләр әлегә...йорим шунда җир белән күк арасында буталып,диде. Без кондә очраша башладык ягьни мин аңа гашыйк булдым.Ничек кызык- сойгәнем үлгән егет.Бервакыт әни бүлмәмнән чакырып чыгарды да , -Кызым,син тоне буе гел саташып кем беләндер сойләшеп чыгасың,йокың туймыймы әллә авырыйсыңмы кыяфәтең калмаган диде.Классташларым да мәеткә охшап калдың дип гел аптырата башлады.Чыннан да киемнәрем бушап чалбарып шуып тошә башлады,нык ябыктым битләрем суырылды күз топләрем каралып батып керде.Нәрсә булып бетәр иде бу белмим ,очраклы рәвештә базар яныннан үтеп барганда чегән хатыны тотып алмаса.Мин хәзер бу акча теләнә башлый инде дип уйлап бетермәдем,ә ул миңа " син беләсеңме соң артыңда мәет басып торганын ,диде куркынып.Карале ул гел синең артыңнан калмый саклап йори икән бит,болай булса озак яши алмассың кызый бер-бер чарасын күр", диеп кулларын болгый-болгый үзенчә нидер сойләнеп кызу-кызу китеп барды.Минем чегәннәрнең мондый монәсәбәтен беренче күрүем иде. Аның сүзләре йорәгемә утеп кереп белгән кешеләр аркылы күрәзәчегә киттем.Ул күрәзәче миңа чегән хатынының сүзләре дореслеген раслап берничек тә ярдәм итә алмаячагын эйтте,хәм сезнең адресны бирде.Хәм мин бирегә килдем.Бүтән берәү сойләсә бу вакыйгаларга миндә хичтә ышанмас идем,әмма мин сезгә чын доресен сойләдем.Зинхар очен ярдәм итегезче миңа,минем бердә үләсем килми бит,диде Лена.Утны яндырып йоклаганда килми ул,мин йоклап киткәч әни утны сүндереп чыга икән...ул тагы килә мине убә башлый,син минем кәләшем тиздән без гел бергә булачакбыз безне беркем дә аера алмаячак ди. Әбиемә ярдәм сорап килүче йозләрчә авыруларның берсе иде бу усмер кыз.Озак вакытлар килеп дәваланды ул,савыкты.Аннан соң күп сулар акты,еллар узды.Лена да яхшы сабак алды.Донья иксез-чиксез момкинлекләргә,кеше ышанмаслык вакыйгаларга бик бай.Без яшәгән доньядан тыш ,тагы берничә паралель донья бар икәнен исбат итә галимнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев