Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзе теләмәгәнгә ярдәм итеп булмый

"Нинди бетмәгән прививкалар инде бу? Я флюорография, я диспансерлаштыру...эштән гел сорап китеп буламыни..." - "Прививка ясатмаучы кешеләр бар, хуҗа безне сүгә, ачуланган саен без барып әйтәбез, бүген "өч хәрефкә " җибәрделәр, бармыйм бүтән, әллә миңа кирәк сәламәтлекләре..."

Соңгы айда менә шулай сөйләшкәннәрнең шаһите булырга туры килгәләде, һәркем дөрес фикер йөрткән заман, шулай да ник аңлаша алмыйбыз, ник шәфкать туташларын борчый безнең сәламәтлек, ник үзебезне түгел? Замананың кызулыгы тәэсиреме, әллә ваемсызланып сәламәтлегебезгә кул селти барабызмы? Монысы куркыныч, үзе теләмәгәнгә ярдәм итеп булмый, дигән Гиппократ та. Бу хакта, һәм башка сәламәтлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында баш табиб Азат Харис улы Гарипов белән сөйләшәбез.

- Халыкның үз сәламәтлегенә карашы сезне борчымыймы? Диспансерлаштыруга мөнәсәбәт ничек?

- Борчый. Халыкның төрлесе бар, сәламәтлегенә бик җаваплы караганнары да, кул селтәгәннәре дә. Диспансерлаштыру дигән сүзгә дә, аны үткәрергә дә ияләндек инде. Район халкы да каршы килмәде, чакырганда килделәр. Тик бер узгач, эш бетте, дип уйладылар ахыры. Диспансерлаштыруның икенче этабына-өстәмә тикшерүгә килергә, Казанга барырга иренәләр. Югыйсә, үзебез алып барабыз, үзебез сөйләшәбез, моннан торып талон алып була, авыруны башлангыч чорында дәваларга кирәк, дип аңлатып торабыз. Тартып-сузып йөрүчеләр бар. Дөрес, азрак аңлашылмаучылык та килеп чыкты, диспансерлаштыру кысаларында барган тикшерү бушлай булырга тиеш, ә "онкология" буенча киткән авырулар "Биопсия үтү, УЗИ түләүле", дип кайттылар. Без бу мәсьәләне күтәрдек, "Хәл итәргә тырышырбыз", диделәр. Бу авыруларның Казанга йөрүләре кирәк, аңлыйм, тиз генә булмый, тик вакыт узу да файдага түгел. Сәламәтлек үтә дә мөһим икәнен аңлатып тору кирәкмәс.

- Дифтерия, тартышу, грипп авыртуларына каршы прививкалар ясыйсыз. Аңлавымча, прививкалар ясатырга ашкынып тормаучылар да бар...

Дәвамын газетабызда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев