Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Үзем турында үзем...

Миңа 90 яшь тулды. Аллага чиксез шөкер, 70нче елларда ук кичергән йөрәк авырулары, ашказаны авырулары белән дә күпме яшәтте. Мин, мөгаен, дөньяда гел мәшәкать, борчулар гына күргән адәмнәрнең берседер. Кеше авырудан үлми, әҗәл җитеп үлә дигән риваять бар бит. Әмма җиргә килеп яшәвемә мин бик шат, ә минем кебекләрне оптимист...

Миңа 90 яшь тулды. Аллага чиксез шөкер, 70нче елларда ук кичергән йөрәк авырулары, ашказаны авырулары белән дә күпме яшәтте.

Мин, мөгаен, дөньяда гел мәшәкать, борчулар гына күргән адәмнәрнең берседер. Кеше авырудан үлми, әҗәл җитеп үлә дигән риваять бар бит. Әмма җиргә килеп яшәвемә мин бик шат, ә минем кебекләрне оптимист дип йөртәләр. Гел киләчәккә ышанып яшәдем. Урта мәктәпнең 9 классын бетергәч, мин Олы Әтнәгә юл тоттым. Чөнки мин укыган Олы Мәңгәр урта мәктәбеннән 10 классларны Олы Әтнә­гә күчерделәр. Сугыш бара. Без чак-чак тамак ял­гап барабыз. Әнинең сәламәтлеге уртача. Олы бала буларак, энеләремне, сеңлемне мин кара­шырга тиеш. Мин Олы Әтнәгә укытучылар кур­сына юнәлдем. Әмма ми­не алмадылар. Буе да кечкенә, бик ябык та ди­деләр. Миңа булышка райкомол секретаре Хә­бибуллина Разия апа кил­де. Ул мине Әтнә райкомының парткабинеты­на библиотекарь итеп урнаштыр­ды. Анда мин ике ел эшләдем. Миннән элек эшләгән хатын Ташкент­ка киткән булган. Ул кире кайткач, үз урынына урнаштыруны сораган, 2 баласы бар. Мине тиз генә гариза яздырып, райсоюзга күчерделәр. Миңа әле 20 яшь тә тулмаган. Берничә айдан соң мине Яңа Кишет дигән авылга сельпога бухгалтер итеп җибәрделәр. Счет салудан башка берни белмим. Шулай да тырыштым. Чын бухгалтер булмаганга, кайбер буталчык кәгазьләргә дучар булдым. Бу миңа искитмәле кыйммәткә төште. Тормыш бәясенә дисәм дә ялгышмам. Мин үземнең бик яраткан кешемне югалттым. Минем ялгышым аңа соңыннан яшәү бәясенә төште.
2 ел үткәч, мең бәлаләр белән Олы Әтнәгә барып кичке мәктәпкә укырга кердем. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга юл тоттым. Миңа тик укырга гына кирәк иде. Яшәр өчен тамак ялына эш эшләп, карт бабайны тәрбияләп торыр өчен квартирага кердем. Икенче елны уңышлы гына имтиханнар тапшырып, мин Казан университетының тарих факультеты каршындагы рус бүлегенә укырга кердем. Мең бәлаләр белән дисәм дә ялгышмам. Мин анда 3 ел көндезге бүлектә укыдым. 3 елга 3 мәртәбә генә стипендия ала алдым. Өчәр көн ач торган вакытлар булды. Минем белән 4нче ипи заводының директоры Кругловның кызы укый иде. Ул кыз әтисе белән сөйләшеп мине җыештыручы итеп эшкә урнаштырды. Мин бер ел ярым эшләдем, әмма бронхит дигән авыру алдым. Шуннан соң 2 елны читтән торып укыдым.
Ниһаять мин, кулыма диплом алып, тулы хокук­лы рус теле укытучысы булдым. Олы Әтнә (21 ел), Күңгәр (2 ел), Күшәр (1 ел) мәктәп­ләрендә эш­ләдем, рус теле укыттым. Шушындый мәктәпләрдә эшли алуыма мин бик риза. Минем җитәкче­ләрем зыялы, затлы шә­хесләр. Барысы да инде мәрхүмнәр. Аларны догадан калдырмыйм.
Минем ике улым бар. Акыллылар, белемлеләр. Бик килешеп яшибез. Аллага шөкер.
Инде минем тормышка карашым: мин оптимист. Тормышка һәм кешеләргә ышанып яшәдем. Бу сыйфат кайвакытларда авыр газапларга да дучар итте. Әмма мин беркайчан зарланып, елап яшәмәдем. Гомумән үземдә ихтыяр көче зур дип беләм.
Минем дөньяга карашым: хәзерге яшәеш, минемчә, аңлаешлы түгел. Күп өлкәдә тәртипсезлек хөкем сөрә. Законнар начар эшли. Шуңа күрә коррупция, наркомания, эчүчелек чәчәк атты. Бу илебез өчен мәртәбә түгел. Бу минем фикер.
Дингә карашым: мин аны кабул иттем. Бүгенге көндә дин кушканча яшәргә тырышам. Аллага шөкер хәзерге көндә дә бар эшемне үзем башкарам.
Җирдән киткән вакытта минем иң зур борчуым шул булыр, хәзерге яшь буынның киләчәге. Хәзерге буталчык заманда алар өчен укырга керү яки эш табу зур проблема булып кала. Шуңа күрә ата-аналарга киңәшем: балаларга чынбарлыкны, дөньяга карашны дөрес итеп аңлатырга кирәк булыр. Алар үзләрендә ихтыяр көче тәрбияләп үссеннәр, авырлыкларга бирешүчән булмасыннар. Мин аларга тик бәхет кенә теләп китәм.
Хәмит Бадиков фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев