Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзем турында үзем (Мәрҗанинең авылдашы яза)

Мин 1949 елның 15 декабрендә Ябынчы авылында туганмын. Әтием Әхәт - колхозчы, әнием - укытучы.

1957 елда үзебезнең авылның башлангыч мәктәбенә укырга кердем, 5-8 сыйныфларда - Комыргуҗа, 9-10 сыйныфларда Олы Әтнә урта мәктәбендә белем алдым. 1967 елны 1 урынга 21 кеше дәгъва иткән конкурс имтиханнары аша үтеп, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кердем. Яратып, әйбәт укыдым. Хәрби кафедрада да укыттылар, лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Ике ел армиядә, Оренбург өлкәсендәге Тоцк полигонында рота командиры булып хезмәт иттем. Хәзерге вакытта хәрби дәрәҗәм - капитан.

Армиядән кайткач, өйләндем. Бер ел Казанда тордык, 1975-1983 елларда Биектау районы Ташлы-Кавал мәктәбендә директор урынбасары, 1983 елның июленнән 2010 елның августына кадәр - 27 ел буе шул ук районның Өнсә төп мәктәбендә директор булып эшләдем. Хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән тарих институтында читтән торып аспирантурада укыдым. Барлык буш вакытымда имтиханнарга хәзерләндем, диссертация өчен материал җыйдым. Фәнни җитәкчем танылган әдип Ф.Әмирханның икетуган энесенең улы Равил Әмирхан булды. Кызганычка каршы, 2006 елның сентябрендә көтмәгәндә бакый дөньяга күчте.

Күпьеллык хезмәттән соң, 2006 елның 22 декабрендә шул ук тарих институтында "Татар вакытлы матбугатында мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре (1907-1916 еллар)" дигән темага тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация якладым. 2010 елда шул диссертация нигезендә китабым басылды. Төрле елларда республика басма матбугатында 20дән артык фәнни мәкаләм басылды.

Әнием Мөршидә район газетасында бик күп мәкаләләр бастырды. Шушы елның 11 февралендә аңа 90 яшь тулды. Аны бик зурладылар. Хатыным Гөлнур - математика фәне укытучысы, Наласа кызы. 3 бала үстердек, югры белем алдылар. Үзебез лаеклы ялда, Өнсә авылында яшибез.

Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә карата кайбер фикерләр һәм татар матбугатының аңа мөнәсәбәте

Белгәнебезчә, Шиһабетдин Мәрҗани 1876-1885 елларда татар укытучылар мәктәбендә ислам дине нигезләрен өйрәтә. Рәсми рәвештә "вероучитель магометанского вероучения" дип атала. Бу мәктәп 1876 елда эшли башлый, хәзерге Тукай урамының 73 йортында урнаша. Шиһабетдин Мәрҗани үзе мөселман рухание булса да, рус телен өйрәнүгә, рус халкына карата уңай фикердә тора. Моны Казан татар укытучылар мәктәбенең беренче җитәкчесе Радлов та Казан уку округы попечителенә 1873 елда язган хатында билгеләп үтә. Ул хатны диплом эшемә рус-татар мәктәпләре турында материал җыйганда архивта тапкан идем.

Шиһабетдин Мәрҗанинең рус телен өйрәнүгә, аерым рус-татар мәктәпләре булдыру, ә мәдрәсәләрдә рус класслары ачуга уңай мөнәсәбәтенә карата элек тә, хәзер дә капма-каршы мәгънәдәге ике фикер бар: беренчесе - тискәре, икенчесе - уңай. Тискәре фикер тарафдарлары моны татарларның ихтыяри, ягъни үзләре теләп руслашулары белән бәйлиләр, чөнки ул мәктәпләр һәм классларны ачуның максаты руслаштыру була. Әйтергә кирәк, мондый мәктәпләр рус булмаган бүтән милләт балалары өчен дә ачылган. Әмма русча белү әле ул татар булудан туктау дигән сүз түгел.

Шулай да аның эшчәнлегенә карата уңай фикерләр, әлбәттә, күбрәк. Чөнки ул Ислам диненә каршы чыкмаган, киресенчә, татарларның иманлы да булуларын, аларның Россиядә урнашып килүче капиталистик җәмгыятьтә югалып калмауларын да теләгән. Хәдисләрдә дә бит Кытайга барып булса да мөмкин кадәр күбрәк белем алу кирәклеге әйтелгән. XIX гасыр ахырында татар халкы изоляция хәлендә, ягъни башка халыклардан аерымланып яши алмаган. Ошыймы, юкмы, аның аралашу даирәсе киңәюе, белем алырга омтылуы - ул объектив процесс. Безнең көннәрдә, мәсәлән, чит телне өйрәнү, компьютерда эшли белү кирәк булган кебек, ул чорда рус телен белү тагын да кирәк булган.

Шулай ук булачак татар укытучыларына (алар "учитель" дип йөртелгән) Исоам дине нигезләрен Шиһабетдин Мәрҗанинең укытуы, безнең фикеребезчә, зур әһәмияткә ия. Ул, әлбәттә, милләтебезнең ике төп таянычының берсе булган Ислам динен нигезле итеп, укытучыларның иманлы булып калуларын теләп аңлаткан. Рус-татар мәктәпләренең 19 гасыр ахыры-20 гасыр башында татарларны руслаштыруда уңыш казана алмавында Шиһабетдин Мәрҗанинең дә өлеше бар. Шулай ук аның татар милли мәктәпләренә попечительләр билгеләттерүен, мәдрәсә шәкертләре өчен "Эчке тәртип кагыйдәләре" эшләвен дә әйтеп китәргә кирәк.

Шундый күпкырлы шәхеснең эшчәнлеге җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торган. Вакытлы матбугат, бигрәк тә татар матбугаты, Шиһабетдин Мәрҗани турында гел язып торган. Андый мәкаләләр, хәбәрләр бигрәк тә 1914-1915 елларда күп басылган. Сәбәбе - һиҗри ел исәбе (ягъни Ислам календаре) буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 1915 елда 100 ел була. Милади ел исәбе буенча ул дата 1918 елга туры килер иде. Ә 1914 елда аның фаватына 25 ел була. Бу мәкаләләрдә төп ике юнәлешкә игътибар ителә: беренчесе - татар халкын Шиһабетдин Мәрҗанинең биографиясе һәм эшчәнлеге белән таныштыру. Бу юнәлештә бигрәк тә "Кояш", "Йолдыз", "Ил" газеталарын һәм "Шура" журналын күрсәтергә була. Икенче юнәлеш - аның юбилейларын нинди дә булса игелекле эш белән билгеләп үтү. Хаҗитархан шәһәрендә чыккан "Идел" газетасында 1912 елның 21 февралендә басылган. "Шиһап хәзрәт Мәрҗани җәнабларының юбилее мәсьәләсендә даир" дигән мәкаләдә Шиһабетдин Мәрҗани юбилеена багышлап түбәндәге эшләр башкару тәкъдим ителә: 1) шәһәрнең бер мәктәбенә аның исемен бирү; 2) аның исемендә зур бер һөнәр мәктәбе ачу; 3) берәр мәктәптә, гимназиядә яисә реальный училищеда бер татар укучысын, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге стипендия булдырып, бүләкләү. Ә "Вакыт" газетасында 1915 елның 9 гыйнварында басылган "Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани көне" дигән мәкаләдә аның тууына 100 ел тулу уңае белән җомга намазыннан соң бу бөек шәхеснең халыкка кылган яхшылыкларын искә алып мәктәп һәм мәдрәсәләрдә дога кылырга тәкъдим ителә. Ягъни, безнең бөек якташыбыз, вафатыннан соң шактый вакыт узса да, татар дөньясында билгеле, ихтирамлы шәхес була.

Шиһабетдин Мәрҗанинең Садретдин исемле энесенең Зәкәрия исемле малае, шулай ук, татар халкына игелекле хезмәт кылган атаклы кешеләрдән санала. Ул, югарыда телгә алынган "Кояш" газетасының нәшире дә, мөхәррире дә була. Бу газетаның нәшире булып берара бертуган Кәримовларның сәүдә йорты да тора. Бу газета 1912 елның 10 декабреннән алып 1918 елның 23 июненә кадәр чыга. Әгәр дә большевиклар аны япмаса, ул тагын да дәвам иткән булыр иде. Аның 1234 саны чыга. Мин бу газетаның үзен табып, шактый саннарын укыган кеше. Эчтәлегенең кайбер яклары турында мәкаләм "Мәгариф" журналында басылды. "Кояш" газетасы татар дөньясында иң еш чыккан һәм күп мәгълүмат биргән газеталарның берсе. Анда күренекле язучы, журналист Фатих Әмирхан да эшли.

Ул вакыттагы татар басмалары хөкүмәт хисабына яшәмәгән. Халкыбызның да милли рухы көчле булган. Шунлыктан "Кояш" газетасы милли мәгарифкә, аның шул чордагы хәленә күп игътибар биргән. Газетада бигрәк тә түбәндәге темаларга күп язылган: 1) мәктәп, мәдрәсәләр турында төрле төбәкләрдән хәбәрләр; 2) Дәүләт Думасында, төрле дәрәҗәдәге җыелышларда мәгариф мәсьәләләренең каралышы; 3) земстволар һәм милли мәгариф; 4) дәүләт мәктәпләре; 5) дәүләткүләм гомуми мәҗбүри укыту; 6) кызлар өчен мәктәпләр; 7) кайбер фәннәрне укыту; 8) рус-татар мәктәпләре; 9) дарелмөгаллимин (татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр хәзерләргә тиешле уку йорты мәсъәләсе); 10) һөнәри белем бирү.

Бу мәсьәләләрне тирән яктырту өчен киң белемле, кыю кеше булу кирәк. Зәкәрия Садретдинов шундый кеше булган, дип әйтеп була.

Мәрҗани" дигән исем турында әйтеп китим. Кайбер галимнәрдән "Мәрҗани"дигән әйтем ул мәрҗән дигән бизәнү әйбереннән килеп чыккан дип ишетергә туры килә. Ягъни, Шиһабетдин хәзрәт, имеш, үзенең өстенлеген шулай белдергән. Әмма моның дөрес түгеллеген хәзрәт үзе үк исбатлаган. Менә ул ни яза. "Мәрҗән авылы таулыклы урында, Казаннан ике тукталыш ераклыкта урнашкан (ягъни, 60-70 километр дигән сүз). Бабаларыбыз шул авылдан чыккангаүзебезне шуңа бәйлибез. Дөресе "Гомәрхуҗа",яки "Камәрхуҗа"дан үзгәртелгән "Комыргуҗа" дигән авылдан чыккан бабабыз Габделкоддус килеп утырып, шуннан үзенә бер авыл башланып киткән".

Димәк, Шиһабетдин Мәрҗанинең төп нәсел агачы безнең төбәктә. Аның әтисе Баһаветдин хәзрәт тә моннан ерак түгел Бәрәскә авылында туган, шунда үскән. Габделкәрим исемле Ябынчы бае 1816 елда аны Ябынчы авылына мулла итеп куйдырткан. Бары 1821 елда, ягъни Шиһабетдингә 3 яшьтәнарткач, ул Ташкичү авылына күчеп киткән. Минем фикеремчә, моның ике сәбәбе булган. Беренчедән, Ташкичү авылы Ябынчыга караганда зуррак авыл, үзенең мәдрәсәсе белән дә танылган була. Икенчедән, безнең авыллардагы мәчетләрне карап, тәртипләп торучы, руханиларны яклаучы мәшһүр Ябынчы бае Габделкәрим фәкыйрьлеккә төшә һәм Ябынчы мәчетенә зур ярдәм күрсәтә алмый башлый. Бу игелекле кеше 1825 елда Ябынчы авылында вафат та була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев