Районда бүген 92 зират исәпләнә, аның 70тән артыгы мөселман зираты. «Максат - зират территориясен тәртипкә китерү», - диде Васил Хаҗиев. Ә бу эшне имамнар һәм авыл җирлекләре башлыклары оештыруы шарт. Өмәләр бик кирәк, ләкин бар эшне дә алар белән генә җиңеп чыгып булмый, мәчеткә йөрүче картларга гына да аударып калдырасы түгел. Шуңа күрә үзара салым акчасын зиратларны төзекләндерү өчен тотсак яхшы, диелде утырышта. Чүп мәсьәләсенә килгәндә, зираттан чыккан урынга урна куярга кирәк. Анда чүп җыеп ятып булмый, түгү хезмәтен дә оештырырга кирәк була, дип билгеләп үтте район башлыгы. Җәүдәт хәзрәт тә бу темага тукталды. «Зираттан әйбер алып чыгарга ярамый дигән ырымга ышанып, күпләр буяудан бушаган савытларын, перчаткаларын, башка чүп-чарларын эчтә калдыралар. Бу дөрес түгел», - диде ул. Кабер өсләрен чистартканнан соң бер дә тырма белән көрәк калмый, ә банка кала. «Зират - авылның көзгесе. Зиратына карап, бу авылда кемнәр яшәгәнен әйтеп була. Хәдисләр дә мәетләргә хөрмәт белән карарга куша, - дип ассызыклады Җәүдәт хәзрәт. - Кабер өстенә агач утырту бер дә ярый торган гамәл түгел. Соңгы вакытта нарат, чыршы утырту модага кереп китте. Нигә анда чәчәкләр генә үстермәскә?» - диде ул.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда район авылларындагы зиратларда карт агачларны кисү буенча шактый эш башкарылды. Ләкин шуның белән бергә тагын бер проблема килеп чыкты - киселгән өрәңгеләр урынында күпләп яңалары баш төртә башлады.
«Зиратларны тәртипкә китерүдә сез төп оештыручылар», - дип мөрәҗәгать итте Васил Гариф улы залда утырган имамнарга һәм авыл җирлекләре башлыкларына. - Ничек итеп эшләргә икәнен авылдашларыгыз белән киңәшегез. Җыелыгыз, план төзегез, ярдәм итәрдәй эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итегез. Иң мөһиме - карарыгыз белән күпчелек риза булсын», - диде ул.
Нет комментариев