Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирле булдык

Узган саннарның берсендә без күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү турында язып үткән идек инде. Бик күпләрне куандырган хәбәр булды ул. Җир алулары бик авыр заманда яшибез бит. Күп балалы гаиләләргә генә түгел, бер яки ике баласы булганнарга да яшәүләре авыр. Үзем дә күп балалы гаилә әгъзасы буларак, баштан...

Узган саннарның берсендә без күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү турында язып үткән идек инде. Бик күпләрне куандырган хәбәр булды ул. Җир алулары бик авыр заманда яшибез бит. Күп балалы гаиләләргә генә түгел, бер яки ике баласы булганнарга да яшәүләре авыр. Үзем дә күп балалы гаилә әгъзасы буларак, баштан үткәнгә әйтүем. Һәр бала үз бәхете белән туа дисәләр дә... Инде менә бу Указ чыккач куаныч эчкә сыймады. Бик озакка сузмыйча гына гаризаларын да язып кайттык. Шул ара эчендә авыл җирлеге башлыгы Вәзыйх Хисмәтуллиннан: "Ызанлар өчен таяклар алып клуб янына җыелыгыз, җир бүлешәбез", дигән хәбәр дә килеп иреште. Олы Мәңгәр авылы җирлегендә яшәүче 7 гаилә җыелышып җир алырга киттек. Күп балалы һәр гаиләгә 10шар сотый җир бүлеп бирелде. 7 гаилә шулай итеп яңа урам булып җирләрен ызанлап куйдылар. "Урамга үзебезнең авылыбыз шагыйре Вилдан Мәхмүтов исемен бирдек. Инде бу җирләрнең документлары да әзер. Җир һәм кадастр бүлегеннән һәр гаиләнең куллар куеп кайтуы гына сорала", - ди авыл җирлеге башлыгы Вәзыйх Хисмәтуллин. "Быелга бу җирләргә кайсы печән, кайсы нәрсә чәчеп тордылар. Инде киләсе елдан йорт салырга теләүчеләр фундамент сала башларлар дип торабыз", - диде ул. Еллар гына имин булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп балалы гаилә