Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЧИСТАРЫНЫП БЕТМӘГӘНБЕЗ...

Республика буенча санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителгәнлеге барыбызга да мәгълүм. Урыннарда штаблар төзелеп, җаваплы кешеләр билгеләнде. Менә шулар өчен ТРның экология министрлыгы видеоконференция үткәрде. Конференция барышында җитәкчеләр дә, җаваплы кешеләр дә эшләнелгәннәр хакында хисап тотты. Байтак эш башкарылган, юл буйлары полосаларыннан гына 853 тонна чүп җыйнап алынган, чистартылган. 528 законсыз чүплек...

Авиакүзәтүләр барышында ачыкланган кимчелекләр, фотога төшерелеп, министрлыкның сайтына урнаштырылган. Һәр район күз уңында, эшләнмәгәнне эшләнгән дип тә әйтеп булмый. Төшерелгән фотосурәтләрне карагач, куркыныч та булып китә, республика белән чүп астында калганбыз, күбесе җыештырылган, калганы да җитәрлек. Һәм бу җыештырылмаган, тәртипкә китерелмәгән территория­ләрне 9 май - Җиңү көненә кадәр тәртипкә китерергә кушылды. Тагын бер хәвефле мәгълүмат: агымдагы елның 1 июленнән пыяла савытлар, аракы шешәләре дә кабат куллануга кертелми, 15 млрд. шешә чүплеккә чыгачак, диделәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев