Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
"Милләтемнең татар баласы мин”

«Әтнә таңы»н көтеп алалар

Очрашу барышында туган җылы хисләр.

“Милләтемнең татар баласы мин” дип исемләнгән проект кысаларында Яңа Шашы төп мәктәбенә барып, укучылар белән очрашып килергә уйладык.

Бик күптәннән мәктәпләргә чыкканыбыз юк икән инде. Яңа Шашы мәктәбенә дә куркып кына, балалар безне тыңларлармы, дип шикләнеп бардык. Рәхмәт мәктәп җи­тәкчелегенә, чараны оештырган директор урынбасары Гөлнара Корбановага әлеге ниятебезне әйтүгә, берничә көннән чакыру да җибәрделәр. Гәрчә, бүгенге көндә мәктәптә барган эшләрне тавык та чүпләп бетерә торган түгел.

Элеккеге кебек килдем дә,тиз генә кердем түгел хәзер мәктәпкә. Таләпләр катгый. Мәктәп территориясенә керү дә кыенлашкан. Хәер, алай дип зарлану да дөрес булмас. Җәмгыятьтәге балаларыбызга карата булган вәхшилекләр шушындый чараларны күрергә мәҗбүр итә дә инде.

Ә мәктәп укучылары белән очрашуыбыз җылы мөнәсәбәттә узды. Укучылар һәр сүзебезне, фикеребезне игътибар белән тыңлап, “сеңдереп” утырдылар. Очрашу барышында аз гына кыштырдау тавышы да ишетелмәде хәтта.

Газета укучыларыбыз арасында, “Ни өчен Яңа Шашы мәктәбенә барганнар икән?” ише сораулар да туар. Эш шунда, даими газета укучылар инде аңлаганнардыр да, шушы мәктәп укучылары “Әтнә таңы” белән тыгыз бәйләнештә торып, әледән-әле шигырь, хикәяләр белән сөендереп торалар. Әйткәнебезчә, алар белән очрашуга бераз шикләнеп, шул ук вакытта куанып бардык. Әлбәттә инде, мөмкинлектән чыгып, бераз истәлек бүләкләре дә кыстырдык.

Иң нык сөенгәнебез шул булды – укучылар безне куанып каршы алдылар. Рәхәтләнеп аралаштык алар белән. Һәрхәлдә, безнең сорауларга бердәм кычкырып җавап бирүләре күңелләрне күтәрде. Кем белә бит, еллар узгач нәкъ шушы егет-кызлар арасыннан “Әтнә таңы”ның булачак баш редакторы, веб-редакторы, корреспондентлары калкып чыгар!

Шуңа игътибар иттек, кызганычка каршы, балалар арасында газетабызны өйләренә яздырып укучылар әллә ни күп түгел икән. Ә инде очрашу ахырында, укучыларның “Әтнә таңы” белән ихлас кызыксынуларын күреп һәм өйләрендә өлкәннәргә район газетасын яздырырга сораячакларын әйтүне ишетеп (бу юлы да бердәм рәвештә кычкырып әйттеләр), ихлас куандык.

Яңа Шашы төп мәктәбе укучыларын кызыксындыр­ган сорауларны директор урынбасары Гөлнара Корбанова яңгыратты. Сорауларның күп булуы безне куандырды гына. Укучыларга журналист һөнәре турында күбрәк аңлатырга, бу эшнең мөһимлеген сөйләргә җай чыкты бит!

 Алга таба да мондый очрашуларны оештырырга кирәк икән, дигән фикергә килеп кайттык очрашудан. Ә укучыларның нинди фикердә калуларын түбәндәге язмадан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев