Әтнә таңы

Әтнә районы

"Милләтемнең татар баласы мин”

Онытылмаслык очрашу булды

Әлеге проект кысаларында чираттагы очрашуыбыз Иске Өҗем төп мәктәбендә узды.

Газета укучыбыз Миләүшә апа Хафизованың җылы, эчкерсез язмасыннан соң, әйтер сүз дә калмагандыр кебек. Тик мәктәп тормышына да тукталып узасы килә. Әйе, без көткәннән дә югарырак дәрәҗәдә узды очрашу. Укучыларның эчкерсезлеге, самимилеге сокландырды. Очрашу барышында укучыларның һәр чыгышын яратып карадык.

Мәктәпнең үзенә килсәк, Иске Өҗем төп мәктәбендә бүгенге көндә 46 укучы укый. Аларга 14 укытучы белем бирә. Бирегә укырга балалар Ташчишмә, Мокшы, Иске Өҗем һәм Кызыл Утар авылларыннан киләләр. Мәктәп белем бирү өчен заманча технологияләр белән җиһазланган, 2016 елда капиталь ремонт ясалган. Район мәктәпләренең күбесенә хас булган балалар саны кимү проблемасы әлеге мәктәпне дә читләтеп үтмәгән. Тик 2012 елдан бирле директор вазыйфасын башкаручы Рәшит Хисмәтуллинның фикере шатландыра:

– Киләчәгебез бер дә өметсез түгел безнең. Бүгенге көндә Ташчишмә авылы балалар бакчасына 20ләп бала йөри. Димәк, укучыларыбыз булачак әле, – диде ул.

Мәктәп коллективы һәр чарада актив катнаша. Мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсе булсынмы ул, ирешелгән уңышлары да күп. Фән олимпиадалары буенча да нәтиҗәләре куанырлык аларның.

Узган ел мәктәпкә яңа автобус бирелгән, яңа котельня эшләнгән. Булганны саклап, милли гореф-гадәтләребезне дәвам итеп яши һәм эшли коллектив. Укучыларның матур итеп татар телендә аралашулары да шуның бер билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев