Укучы фикере
Күптән түгел безнең Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбендә бик күңелле очрашу булып узды.
Укучылар белән очрашуга “Әтнә таңы” район газетасы редакциясе хезмәткәрләре килде. Алар газетаның үткәне һәм бүгенгесе турында тәфсилләп сөйләделәр, кызыксындырган сорауларыбызга җавап бирделәр. Шулай ук безне журналист һөнәренең нечкәлекләре белән таныштырдылар, аның никадәр җаваплыхезмәт булуы хакында аңлаттылар.
Журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Газета укучыны мавыктыру өчен ничек кызыклы язмалар тудырырга? Булачак журналистларга мәктәптә нинди фәннәрне тирәнтен үзләштерергә? Менә шундыйрак сораулар берсе дә җавапсыз калмады. Без бу очрашуда осталык дәресе алдык дисәк тә, һич арттыру булмас. Редакция хезмәткәрләренең саф татарча сәнгатьле сөйләмен барыбыз да сокланып һәм йотлыгып тыңладык.
Алар очрашуга бер кочак бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Газетада мәкаләләре басылып чыккан, шулай ук төрле конкурсларда катнашкан актив хәбәрчеләргә Әтнә районы туграсы сурәтләнгән һәм редакция тамгасы ясалган бокаллар бүләк иттеләр. Каләмнәрен чарлаучы укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп котлаулар язылган махсус мактау кәгазьләре дә тапшырдылар. Озак еллар дәвамында “Әтнә таңы” газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек иткән мөгаллимәбез Корбанова Гөлнара Фәргатовна редакиянең Рәхмәт хатына һәм махсус бүләгенә ия булды. Әлеге очрашу һәркем күңелендә матур тәэсирләр уятты.
Мин үзем “Әтнә таңы” газетасын да, башка татарча басмаларны да бик яратып укыйм.
Яңа хәбәрләр белән мин башкалардан алданрак танышырга өлгерәм.
Чөнки минем әнием Гүзәлия авылыбызда почтальон булып эшли. Мин аңа газета-журналлар таратырга да ярдәм итәм.
Авылдашларым арасында район газетасын көтеп алучыларны да, яратып укучыларны да исемнәре белән санап күрсәтә алам.
Газета-журналларга язылу дәвам итә әле, теләсәгез сез дә язылырга өлгерәсез.
Газеталар укыга мин әбиемнән өйрәндем. Әбием Роза Салиховна гомер буе китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Ул бүген дә газеталарны яратып укый, бер генә юлын да игътибарсыз калдырмый.
Китапларга мәхәббәт тә әбиемнән күчкән булса кирәк.
Бәләкәй чагымда ул миңа төрле әкиятләр укый иде. Китапханәгә кайткан иң матур китаплар белән дә иң беренчеләрдән булып мин таныша идем. Хәзер инде мин үзем әбиемә укырга китапханәдән яңа китаплар алып кайтып бирәм. Ул укырга бик ярата, исән-сау гына булсын.
Мин быел мәктәпнең чыгырылыш сыйныфында белем алам. Инша язганда китапларга еш мөрәҗәгать итәм. Кулга газета-журнал яки китап тотып укуның ләззәтен беләм мин. Виртуаль дөнья якын дусларны алмаштыра алмаган кебек, китапларны һәм газета-журналларны да бернинди интернет челтәре дә алыштыра алмый, минемчә.
Зәлия Халикова, Яңа Шашы мәктәбенең 9 сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев