Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Чүп полигоны йозакта - ник?

"Чүп полигонын йозакка бикләгәннәр, ник икән?" - әнә шулай дип сорадылар.

Чүплекнең ачык торганына ияләнгән безнең халык.

       Чисталык икеайлыгы вакытында  коммуналь хуҗалык җитәкчесе  аптырагач, "Теләсә кая техникадан  чүп ташлап калдырганчы,  менгезсеннәр  полигонга, кем сүз әйтә", дигән иде. Машина белән, трактор белән чүплеккә менүчеләрне еш күреп була, "әллә чистарабыз инде", дип тә уйлап куясың, Тик алай түгел икән, моның да уңай һәм тискәре яклары бар булып чыкты.

- Чүплеккә йозак операторлар төшке, кичке ашка кайтып килгән вакытта куела. Элек ачык тота идек. Бу элек. Безнең халык бушны ярата, хәзер бөтен кеше чүпне төйий дә полигонга менгезеп, теләсә ничек бушата. Операторлар барында килми алар, киткән сәгатьне чамалап баралар, янәсе берәү дә күрми. Анысыннан да бигрәк, чүп белән акча эшли башладылар, бер трактор белән бер Газель  чүплеккә илтәбез дип, халыктан акча алып, чүпне төяп полигонга бушата башладылар. Акча эшләү дигәндә җае табыла. Чүплеккә менгәнегез булса, күрәсездер, буйдан- буйга сузылган, тиешенчә булмаган урыннар да бар, берүк кызып, янгын чыга күрмәсен. Ә сентябрь- октябрь айларында елга бер була торган - план буенча чүп полигонын тикшерергә киләселәр. Халыкны тәртипкә чакырып аргач, чаралар күрә башладык, - дип сөйли коммуналь-хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. 

      Беренче эш итеп, видеокамераларны рәтләп куя алар. Газель белән тракторны да шуннан беләләр. Икенче эш итеп операторларның эш сәгатенә үзгәреш кертәләр. Кыскасы, республика буенча чүплекләр актуаль проблемага әйләнгәндә безнекеләр дә карап тора алмыйлар. Чүплек кенә дисәк тә, җавапчылык, таләпләр зур. Полигонның җир катламы, суы, һавасы гел тикшерелеп, тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Болар берсе дә буш эшләнми,  карап тору гына да зур чыгымнар сорый. 

-  Бер полигон да бушка эшләми, Кенәр, Арча полигонына барып карый аласыз, акча түләп, талон нигезендә эшлиләр. Киләсе елдан ТКО үзәкләштерелгән җыю системасы кергәч  нишләрбез, уйларга да куркам...- ди җитәкче.

 Уйланыр өчен саннар

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда 53 муниципаль полигон исәпләнә. Чүпне эшкәртеп, аерып җыя торган полигоннар исә бишәү генә: аның икесе - Казанда, тагын икесе Чаллыда урнашкан, берсе Кама Аланында эшли.
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка старт бирелгән иде. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр республика территориясендә 1,2 мең законсыз чүплек табылган, аларның яртысыннан артыгы юк ителгән. Муниципаль берәмлекләрдә 152,5 млн кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Территорияне чистартуга 700 меңнән артык кеше һәм 4 меңгә якын махсус техника җәлеп ителгән.
2016 елда Татарстанда каты көнкүреш калдыкларының күләме 1 миллион 573 мең тоннага җиткән.
2010 елдан аның күләме якынча 370 мең тоннага арткан.

Бүгенге көндә бөтен республикада чүпне аерым җыю өчен 200гә якын контейнер, пластик шешәләр җыю өчен берничә йөз контейнер һәм терекөмешле лампа һәм батарея кебек куркыныч каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 100гә якын контейнер исәпләнә.
Республикада зур предприятиеләрдән чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче унга якын эре компания бар.
Татарстанда ел саен 10 млн тоннага якын чүп-чар калдыгы җыела, аларның 60 проценты - терлекчелек, 28 проценты - сәнәгать һәм 12 проценты - көнкүреш каты калдыклар.
Россия буенча чүп-чар елына 30 млрд тоннадан артык җыела.
Россиядә чүплекләр 48 мең гектарны алып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев