Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Күәм зиратлары караулы

Авыллар бер-ике зиратны тәртиптә тота алмаганда, күәмнәр 7 зиратны тәртипкә китерә.

Элек -электән әби-бабайлар Күәмнең җиде зиратында ятучы әрвахларга дога кыла.  Чынлап та районда иң күп зират менә шушы авылда. Май ае башлану белән авыл халкы үз җае белән зиратларга барып,каберләрне тәртипкә китерә. Башта үзенекеләрне барлый, аннан соң авыл халкы өмәгә күтәрелә.

     Быел шундый өмә 12-13 май көннәрендә үтте. Әле моның белән генә бетмәде, чиратта Кала таудагы изгеләр каберлеген җыештыру эшләре көтеп тора. Елның-елында бу чистарту эшен "Әләшә" бәйрәме алдыннан Күәм мәктәбе укучылары башкара. Алар "Изгеләр каберлеге"н төшеп тырмалыйлар, чүптән арындыралар, алар артыннан авыл җирлеге хезмәткәрләре зират эчендәге утыргычларны юып чыгалар. Быел да бу эш шул тәртиптә башкарылачак. 

Тагын бер сөенечле хәбәр, агымдагы елда үзара салым акчалары  авыл җирлегендәге  зират коймаларыын әйләндерергә тотылачак.

"Күпмесенә җитәр", диләр авыл җирлегендә эшләүчеләр. Бары булыр, башланган эш беткән эш, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев