Күәмдә агачны законлы да, законсыз да кисәләр
Мөнәсәбәт

Күәмдә агачны законлы да, законсыз да кисәләр

Автомобиль тәрәзәсеннән үк күзгә бәрелеп. күренеп тора ул.

Авылның Иске авылдан урта мәктәпкә илтүче дамба кырыенда бихисап күп агач-куаклар үскән иде. Шөкер, аларны кисеп юк итә башлаганнар биредә. Тик шундый кыенлык туар: бер-ике елдан ук кискән һәр төп урынына 5-6 төп калкып чыгар мөгаен. Ә гомумән алсак, игелекле эш. Юл буйлары ачык булырга тиеш, биредән узучы электр чыбыклары янәшәсендә дә агач ботаклары булмау хәер. кыскасы, моны ике-өч ел саен кабатлап торырга кирәк булыр, мөгаен. Әлегә шуннан да кулайрак ысулны уйлап табучы юк.

Ә менә шуннан ерак та түгел - агачларны законсыз кисүчеләрне дә, дөресрәге эш нәтиҗәләрен күрдек. Суда һәм су ярында үскән агачларны шулкадәр "аккуратно" кискәннәр, тешләре гаять үткен шул ул су кондызларының (боберларның). Ферма буендагы күлдәвек буен агач-куаклардан чистартырга тотынганнар алар.


Нет комментариев