Әтнә мактаулылар арасында - “Ватаным Татарстан”
Россиянең күп төбәкләрендә язгы чәчү узган ел белән чагыштырганда берничә атнага тоткарлана. Язгы бодайның әлегә планлаштырылган мәйданының нибары 31 проценты гына җир куенына кергән. Арпа, бөртеккә кукуруз, көнбагыш, соя, рапс, бәрәңге, яшелчә һәм башка кайбер культуралар да планда каралганнан бермә-бер азрак чәчелгән.
Синоптиклардан алынган хәбәрләр дә уйландыра. Илнең кайбер төбәкләрендә, аерым алганда, Волгоград өлкәсендә инде ике ай чамасы яңгыр яумаган. Язгы бодайны иң күп җитештерүче төбәкләрнең берсе булган Ростов өлкәсендә дә соңгы ай ярым эчендә явым-төшем күләме уртача күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк булган. Белгечләр әйтүенчә, мондый хәл 2010 елдан бирле булмаган.
Татарстанга килгәндә, безнең хуҗалыкларда да хәл ителәсе мәсьәләләр хәттин ашкан. Язгы кыр эшләренең дә 85 проценты гына башкарылган. Беренче карашка, бу аз да түгел. Хуҗалыклар аеруча май аеның икенче ункөнлегендә зур оешканлык белән эшләгән. 16 май көнне 118 мең 800 гектар чәчелгән. Башка елларда бу кадәрле үк зур күрсәткечкә ирешелүен хәтерләмим. Югыйсә техника шул ук, игенчеләр дә – шулар. Ә нәтиҗә – кайбер башка көннәрдән ике тапкыр югарырак. Димәк, эшне тиешенчә оештыра алганда, максатка ирешеп кенә калмыйча, күпкә нәтиҗәлерәк тә эшләргә була икән. Тик мактаулы кыз туйда сыната дигәндәй, чәчү темпларының соңгы көннәрдә тагын кими башлавы гына борчый.
Башкарылган эшләргә килгәндә, бүген 340 мең гектарда – язгы бодай, 45 мең гектарда – бөртеккә кукуруз, 100 мең гектарда – көнбагыш, 86 мең гектарда рапс һәм башка культуралар чәчелгән. Зәй, Сарман, Әтнә, Тәтеш һәм башка кайбер районнарда язгы кыр эшләрен тәмамларга да өлгергәннәр.
Югары Ослан, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әгерҗе, Әлки, Лаеш районнарында бу эш әлегә сүлпән бара.
Соңгы елларда байтак хуҗалыкларда чагыштырмача югары табышлы культураларны зуррак мәйданнарда чәчәргә тырышалар. Әлки,
Азнакай районы хуҗалыкларында бөртеккә кукуруз мәйданы 5 мең гектардан арткан. Мамадыш, Минзәлә районы хуҗалыкларында да бөртеккә кукурузны ел саен күбрәк чәчәләр. Ә менә Менделеевск, Чирмешән, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарында киләчәктә савым күләменең аз булачагына гаҗәпләнәсе юк. Кукуруз бик аз булган хуҗалыкларда савым каян артсын?
Әлки районы хуҗалыкларында көнбагышны быел 13 мең гектарга якын чәчмәкчеләр. Спас һәм Чирмешәндә дә көнбагыш мәйданы 11 мең гектардан артып китә. Ни генә дисәк тә, көнбагышның файдасы күбрәк. Тик чәчкән кадәресенең уңышын җыеп алу турында да алдан кайгыртасы иде. Узган еллардагы кебек, дистәләгән мең гектар көнбагышның кырда калып, әрәм булуы безне һич кенә дә бизәми.
Авыл кешесенең язмышы шундый бугай инде. Бер эшне башкарырга өлгермисең, икенче мәшәкать якаңнан ала. Соңгы вакытларда һава торышы да игенче файдасына түгел. Явым-төшем күләме узган еллардагыдан шактый азрак. Башка елларда май айларында республика буенча явым-төшем уртача 36 миллилитр яуса, быел май аенда республиканың байтак хуҗалыкларында ул нибары 6-7 миллилитр гына тәшкил итә. Иң күп явым-төшем булган Кайбыч районында да 28,8 мм, ә Түбән Кама районы хуҗалыкларында нибары 0,1 миллилитр булган. Кояш җылысы арта барган бер вакытта, мондый явым-төшем белән әллә ни ерак барып булмый шул. Көн саен бер гектар җирдән тонналарча дымның парга әйләнүен исәпкә алганда, бигрәк тә.
Табигать үзенекен итә. Яңгырсыз, җылы һава торышы төрле чүп үләннәрнең, вак-төяк корткычларның тиз арада үрчеп китүенә уңай йогынты ясый. Үлән бетләре җир өстенә яңа борын төрткән шытымнарны аеруча ярата. Вакытында чарасын күрмәсәң, ел дәвамында зур чыгымнарга барып, көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәтең санаулы көннәр эчендә җилгә очарга да мөмкин, дип кисәтә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.
Камил Сәгъдәтшин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 70, 22.05.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев