Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

“Әтнәләрдән ярдәм еш килә”

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган ир-ат фикере бу.

Махсус хәрби операция зонасындагы чираттагы героебыз – Яңа Шимбер авылыннан Инсаф Хөснетдинов белән таныштырабыз.
1998 елгы ир-егет махсус хәрби операциягә мобилизация буенча чакырыла. Төгәлрәк әйтсәк, “под ружье” 2022 елның сентябрендә баса. Ә бүгенге көндә Луганскийда, инде телдән дә төшми башлаган Кременной ягында ул. Анда пехотада хезмәт итә. Әлбәттә, алгы сызыкта. Бу очракта, әйтергә кирәк, төп үзенчәлек шул икән – аларны алыштырмыйлар, алгы сызыктан чыгып ял итү мөмкинлекләре юк. Башкача әйтсәк, берөзлексез алда аның хәрби берәмлеге.
Әйтүенчә, монда Әтнә ир-егетләре дә бар. Гомумән, татарлар күп икән анда. Бу урында махсус зонаны калдырып торып, тыныч тормышка, Яңа Шимбер авылы ягына күз салыйк.

Ике баласы бар: быел Динәгә – 6 һәм Исламга 2 тула. “Алдагы көнне кечкенә улым белән җәмәгатем Рамиләне роддомнан каршы алдым. Икенче көнне махсус хәрби операция зонасына киттем”, – ди. Әнисе Ләйсән – кибетче. Әтисе Мөдәрис – балта остасы.

Бу очракта Инсафның җәмәгате Рамилә турында киңрәк язу дөрес булыр. Эш шунда, Рамилә – волонтер икән, Казанда Россия герое Дамир Исламов исемендәге ярдәм күрсәтү оешмасында эшли. Менә шундый гаилә: ире махсус хәрби операция зонасында, ә җәмәгате аңа матди ярдәм күрсәтә.
– Ил халкыннан, шул исәптән әтнәләрдән дә матди ярдәм – “посылка”лар еш килеп тора. Бөтен кирәк-ярак та килә, ул яктан проблема юк, – ди ул.
Тулырак газетабыз битләреннән укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев