Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Егетләребезгә чираттагы ярдәм әзерләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм китә.

Җәйге ялыбыз булуга карамастан, үзебезнең көчебезне кертергә булдык.

Бу юлы да райондашларыбыздан әйбер бик күп җыелган иде. Ниләр генә юк анда. Авыллардан килгән әйберләрдә үз куллары белән кискән токмач, киптерелгән тавык грудинкасына кадәр бар иде. Волонтерлар ярдәме белән коры аш тутырылды. Гуманитар ярдәмне тутыруда район китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, районда яңа гына барлыкка килгән «Яшь гвардия» оешмасы кызлары бик актив катнашалар. Егетләребезгә барасы әйберләр аларның җылы куллары аша уза.

Бу олы эшкә курыкмыйча алынып, бүгенге көнгә кадәр тырышып эшләүче Алия Ренат кызына хөрмәтебез чиксез. Һәрбер егетнең исем-фамилиясен белә, һәркайсы белән таныш. Кием тутырганда да нинди размер булуга карамастан, егетләргә үзе карап тутыртты. Шунысы шатландыра, райондашларыбыз бу эшкә битараф түгелләр. Шуңа сөенеп, шатланып кайттык. Озакламый безнең ярдәм егетләребезгә барып ирешер. Аларның тизрәк өйләренә, туганнары, гаиләләре, балалары янына әйләнеп кайтуларын теләп калыйк.

Фидаил Кадыймов, Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев