Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Контракт буенча китәргә дип өч тапкыр талпына

Кызганычка каршы, махсус хәрби операция зонасында озак хезмәт итәргә туры килми аңа.

 Язның беренче аена аяк баскан көннәрдә контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән Рамил Яковлевның һәлак булуын ишетү аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Иске Мәңгәр авылында тормыш авырлыклары йөз-кыяфәтенә сырлар, картлык буразналары салса да, күңел күтәренкелеген югалтмаган Валентина, кыскача итеп әйтсәк, Валя апа Яковлева каршы алды. Аның улы Рамил махсус хәрби операция зонасында булып, күптән түгел җәсәде авыл зиратында җир куенына салынды. Ана белән бераз вакыт үткәч, аның җан яралары басыла төшкәч кенә очраштык.
– Бала чагыннан ук минем ярдәмчем, уң кулым булды ул, – дип авыр сулый ул.
Кечкенәдән әнисе янында, эш арбасына җигелеп үсә Рамил.
– Апамның улын да мин тәрбияләп үстердем, барысы 8 бала булдылар. Руслан исемле ул баламның вафатына да ике ел узды инде. Озак та үтмәде, үземнең дә Рәмис исемле балам үлеп китте. Инде менә Рамилемне дә югалттым, – дип көрсенә Валя апа.
Мәктәптә йолдыз сыман балкымаса да, начар укымый, тәртибе дә яхшы була. 
Махсус хәрби операция зонасына китүе гади генә түгел икән аның.
– Үзе теләп, контракт тө­зеп, ике тапкыр китеп карады. Беренчесендә – анда барып җиткәч кире кайтарганнар, ә икенчесендә – поезддан төшереп калдырганнар. Сәламәтлегендә ниндидер хилафлык тапканнар бугай, – дип ачыклык кертте Валя апа.
Әмма Рамил алга максат куйган икән, һич чигенә торганнардан түгел. “Бог любит троицу”, – ди ул әнисенә һәм махсус хәрби операция зонасына китәргә дип чираттагы, өченче талпынышын ясый. Бу юлы сәламәтлегендә ул-бу гаеп тапмыйлар, Рамил теләгенә ирешә. Әйтергә кирәк, ул да шул ук: “Мин булмасам, кем?” – фикере белән яна.
Барып җиткәч тә беренче чирканчыкны окоп казып ала. Армиядәге кебек өйрәнүләр дәрәҗәсендә генә булмый ул. “5 көн буе окоп казыдык”, – ди Рамил. Ә алтынчы көнне алгы сызыкны үтеп, каршы якка кереп чыгарга туры килә. Дүрт көн дәвамында шунда була. Аннан чыгуга әнисенә шалтырата:
– Әни, адәм баласы барысына да ияләшә икән ул... Исән-сау хәлдә тагын сөйләшергә язса иде, – ди Рамил.
– Февральнең 9ында китте, 27сендә актык сөйләшү булды, 28 февральдә һәлак булган, – ди Валя апа.
Дөресрәге, хәбәрсез югалган Рамилне эзләп табуда Нәзирә исемле кызының өлеше зур була. 
Аерым искә алып үтсәк, олы улы Рөстәм ра­йонның мә­дәният өлкәсендә эш­ли, икенче һәм өченче ул­лары – махсус хәрби операциядә катнашкан Рамил, Чечня хәрби хәрәкәте ветераны Рәмис хәзер инде вафатлар.
 Дүртенче улы Диас мобилизация белән шулай ук махсус хәрби операция зонасына китә, “Инде ике ел чамасы шунда”, – ди Валя апа. Шунысы игътибарга лаек, ул да. Рамил дә армиядә чик сакчылары булып хезмәт итәләр. Өстәвенә икесе илнең ике почмагында булалар. Әле Диас 10 көнгә отпуск ялына кайткан, инде аның 2 баласы бар икән. Аннан соңгы Энҗе исемле кызы да ике бала тәрбияли. Нияз исемле улы да үзе янында, күмәк хуҗалыкта эшли. Соңгысы, инде искә алдым, Нәзирә исемле төпчеге дә бер ул, бер кыз тәрбияли.
Кабат Рамилне искә алсак, мәктәптә укуын тәмамлагач, ике еллап “Беларус” тракторында эшли. Армиядән кайткач, фермага эшкә урнаша. Рамилнең Диләрә исемле кызы да бар. Инде аңа да 20 яшь тула икән. “Тиздән укуын кондитер-оста вазифасына ирешеп тәмамлый”, – ди Валя апа.
Ә махсус хәрби операциядә Авдеевка тирәсендә, “Штурмовая бригада”да була. Хәбәре югалгач та ана күңеле 4 ай буе көтә. Тик май уртасында бу өмет өзелә, аның жетонын табу турында хәбәр килә.

... Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Рамил Булат улы Яковлев Батырлык орденына лаек була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев