Сез тарихның мәңге җуелмас ядкарьләре
«Туган илне саклап, яу кырында башын салган дәү әтиемә, һәм гомумән, шушы буын әһелләренә рәхмәт әйтеп, башым иям».
Абдуллин Зәки Әхмәтзакир улы 1901(1899) елда Казан шәһәрендә туа.
Укытучылар мәктәбе (Учительская школа) ул чорның бик дәрәҗәле уку йорты була, әти шуны тәмамлый. Гражданнар сугышында катнаша, Татбригада составында аны Үзбәкстанда төгәлләп, Казанга кайта, партия мәктәбен тәмамлый. Шул чорда рабфакта укыган әнием Сәхиева Гөлсем Шәрип кызы белән гаилә корып, укытучы хезмәтенә керешәләр.
«Авылга йөз белән» девизы астында иң көчле, сәләтле укытучыларны авыл мәктәпләренә җибәрә башлагач, 1925нче елда әти белән әни Норлат районы (хәзерге Яшел Үзән) Норлат мәктәбенә киләләр. Әни укыта, әти мәктәп директоры һәм партия ячейкасы секретаре була.
1932 елда Әтнә районына киләләр. Колхозлашу елларындагы барлык авырлыкны кичерәләр. Авыл халкы кырыс холыклы, ләкин балаларны һәм эшен искиткеч яратып башкаручы әнине, үтә намуслы, куркусыз һәм гадел әтине бик хөрмәт итә.
Ватан сугышы башлангач, әти 1942 елда фронтка китә.14 хаты килә, аннан «хәбәрсез югала».
«Әгълә кеше иде», бик тәвәккәл, бик һәръяклы белемле иде», – дип искә алалар иде әтине белгән кешеләр.
Кызы Чулпан Күәм авылы укытучысы Зарипова Роза язып калдырган истәлекләре белән бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев