Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Тәнендә ике кыйпылчык йөртә

Махсус хәрби операция зонасында яралана ул

Олы Бәрәзә авылыннан Илнур Хәйретдинов әлегә туган авылында яраларын дәвалый.
Дөрес, озакламый кабат үзе хезмәт иткән җиргә китәргә җые­на. Чөнки, дәвалану өчен хәрби часть­кә барып, алардан юллама алырга туры киләчәк икән. 
Илнурның күрше районда ур­наш­кан Арча-Әтнә хәрби комиссариатына барырга тиешлеген белдек тә, телефоннан хәбәрләштек: газета редакциясенә үзе сугылып чы­гарга булды. 1988 елгы егеткә әле 36 яшь кенә.
Балачагы туган авылы Олы Бәрә­зәдә уза. 2009 елда вафат булган, Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле заводында эшләгән әти­се Илсурның һәм шунда ук савымчы булып эшләүче әнисе Фәридәнең өлкән уллары булып үсә.

Илнар исемле энесе дә бар. Ә үзе терлекчелектә эшли.
– Агымдагы елның 27 март көнендә терлекчелектәге эшчән­легемне хәрби хезмәт белән алыштырдым, – дип елмая ул.
Ә эчтәлеге түбәндәгедән гый­барәт. Берничә ел элек яңа­гына зыян килеп, Казандагы РКБ­да дәвалана ул. Үзе кебек үк яшь, Нияз исемле Теләче райо­ны егете белән бер палатада ята. Егетләрнең фикер уртак­лы­­гы бер була, күрәсең, икесе дә контракт төзеп махсус хәрби опе­ра­­циягә китәргә дип килешәләр.

Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәренә барып төшә. Салкын тию сәбәпле, госпитальдә ятып чыга. Биредә гранотометчы буларак ике ай чамасы хәрби өйрәнүләр уза ул. Ә 9 июнь көнне поездга утырып китәләр һәм 3 көннән Донецк өлкәсенә барып җитәләр.
Үз сүзләре белән әйтсәк, баштарак әллә ни катлаулы булмый. Әмма июль урталарында яралана.
– Аяк, бил, кул һәм кабырганы граната кыйпылчыклары җәрәхәтләде. Аяк белән бил­дәгесе әле дә алынмаган. «Нерв җеп­селе­нә бик якын урнашкан, алганда ялгыш кына нерв җепселенә эләксәк, аяксыз калуың бар», дигән табиб­лар. Йөргәндә бераз сизелә, – ди.
Аягындагысы – 6 мм, билен­дәгесе 4 мм зурлыкта икән.
– Дошман дронын күрүгә, сак­ланыр өчен корылма артына чаптым. Әмма өлгермәдем, көчле шарт­лаудан мин генә түгел, тагын бер иптәшем яраланды, – дип көрсенә.
Аннан соң Краснодар өлкәсендә, Екатеринбургта, соңрак Казандагы госпитальдә дәвалана.
Алгы сызыктан бигрәк, полигонга барып өйрәнеп кайтуларны авыррак дип саный ул. Ә иптәшләре белән дус-тату яшәүне барысыннан да өстенрәк күрә. Монда башкортлар, араларында татарлар да шактый икән. “Үзара дустанә мөнәсәбәттә без. Бер-беребезгә һәрчак ярдәм итәбез”, – ди.
–Шөкер, хөкүмәтебез яр­дәменнән ташламый, – дип өсти.
Әйтик, Россиянең Саклану министрлыгы линиясе буенча инде акчалата бүләкләнгән дә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев