Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Хәбибуллин Рәхмәтулла Хәбибулла улы

Исәнме, Рәхмәтулла абый! Сиңа бу хатны Дусым авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе яза. Сугышта үлеп калган энең Кәримулланың улы Тәлгать гаиләсеннән ерак еллар аша сәлам булып барып ирешсен бу хатыбыз.

Исәнме, Рәхмәтулла абый! Сиңа бу хатны Дусым авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе яза. Сугышта үлеп калган энең Кәримулланың улы Тәлгать гаиләсеннән ерак еллар аша сәлам булып барып ирешсен бу хатыбыз.

Син 1911 нче елда Хәбибулла бабай белән Нәгыймә әби гаиләсендә дөньяга килгәнсең. Абдулла, Рәхмәтулла, Кәримулла, Әхмәдулла, Ханнан исемле егетләр үскәнсез бу нигездә. Биш егетне сугышка озаткан нигез бу. Кызганычка каршы, Кәримулла энеңә туган авылына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1942 нче елда аның соңгы хаты килә, хәбәрсез югала.

Рәхмәтулла абый, армиягә син 1934 нче елда ук алынгансың. Аннан хәрби училищеда укыгансың. Бөек Ватан сугышына син хәрби офицер булып килеп кергәнсең. Бик авыр частьләрдә, алгы сызыкта сугышкансың. Бер бәрелештә бик каты яраланып, сине госпитальдә кисәкләп дигәндәй  җыйганнар. Рәхмәтулла абый, синең белән горурланмаслык та түгел. Сугышны хәрби офицер булып башлап, майор дәрәҗәсенә күтәрелә алгансың. Син 1942 нче елда “За оборону Сталинграда”,  1944 нче елда “За оборону Москвы”, 1945 нче елда “За победу над Германией” медальләре, 1945 нче һәм 1954 нче елларда “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнгәнсең. 

Сугыш бетсә дә,  тиз генә туган илгә кайта алмадың. Германиядә, Польшада калган гаскәрләрдә майор булып хезмәт иттең. Гомереңне илебезнең гаскәри көчен ныгытуга бирдең. Ә сугыштан соң гомерең буе Сәламәтлекне саклау министрлыгында эшләдең. Эш урынында бик хөрмәтле булдың.

Син бик ярдәмчел, туганчыл, кешелекле идең, абый. Кулыңнан килмәгән эшең юк иде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәнгә туры килгән егетләр булдыгыз сез барыгыз да.  Син сугышта хәбәрсез югалган энеңнең гаиләсен бик карадың, аларга әти урынына калып, төп терәк, таяныч булдың. Башка туганнарыңа да гел ярдәм итеп яшәдең. Авылны яраттың. Гел кайттың, эштән туктагач, авылга кайтып яшәргә хыялландың.

Сине авылның өлкәннәре әле дә сагына, Рәхмәтулла абый. Син балаларны бик яраттың. Авылга кайтканда да аларның  күнелен күрдең. Төрле уеннар, чаңгы ярышлары оештырдың. Аларга бүләкләр, акчалата премияләр биреп кызыксындырдың.

...Без үзебез дә өлкәнәйдек инде, Рәхмәтулла абый. Сугыш ветераннары гына түгел, сугыш чоры балалары да сирәгәеп киләбез. Балалар, оныклар янәшәдә. Ни ашасаң, ни кисәң – шул бар. Ә сугыш әрнүләре, әтисез балачак михнәтләре искә еш төшә. Таяныч, терәк, әти урынына калган кадерле абый булганың өчен олы рәхмәтебезне шушы хат аша юллыйбыз, Рәхмәтулла абый! Бик зур рәхмәт сиңа! Көннәребез якты, күкләребез аяз булсын!

Сәлам белән, Дусым авылыннан Хәбибуллин Тәлгать энең гаиләсе.

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев