Мошенниклардан сак булыгыз!
Соңгы вакытта мәгълүмат технологияләренең үсеш тенденциясе аларны иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең күп өлкәләрендә җәлеп итү мөмкинлеге тудыра.
Бу намуслы кулланучылар өчен уңайлы булуда гына чагылыш тапмыйча, законсыз баю, гражданнарны һәм дәүләт органнарын дискредитацияләүдә, тыелган мәгълүматлар, шул исәптән экстремистлык һәм террорчылык идеяләрен таратуда законсыз эшчәнлек җирлеге булып тора.
Тулаем республика буенча да, Әтнә районы территориясендә дә районда мондый җинаятьләрнең ел саен артуы күзәтелә, аларга шулай ук заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләре кулланып, физик һәм юридик затларның банк счетларыннан акча чыганакларын урлау да керә.
Карала торган җинаятьләрнең күбесе “социаль инженерия» ысулларын кулланып, ягъни телекоммуникацияләр ярдәмендә мәгълүматтан файдалану (кәрәзле элемтә, интернет челтәре ресурслары) аша башкарыла.
Әлеге җинаятьчел технология кеше факторының йомшак якларыннан файдалануга нигезләнгән һәм шактый нәтиҗәле.
Мәсәлән, җинаятьче, банк картасыннан файдаланучы кешегә, банкның ярдәм яки куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып шалтыратырга һәм компьютер системасындагы яки банк счетындагы проблемаларны хәл итәргә кирәклегенә инандырып, банк картасының конфиденциаль мәгълүматларын ачыкларга мөмкин.
Моны ул компьютер системасындагы эшчәнлек яки банк системасы проблемаларын хәл итү, яисә, өченче затларның законсыз гамәлләре аркасында блокировкалау зарурлыгы белән аңлата.
Шулай ук җинаятьчеләр еш кына якын туганнар (танышлар) булып шалтыраталар һәм тормышларында килеп туган хәлне хәл итү өчен акча бирүне яки электрон түләү аша күчерүне сорыйлар. Мәсәлән, янәсе, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле якын кешене җинаять эшеннән азат итү кирәк, шул ук вакытта, еш кына, мондый затлар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр.
Шулай ук җинаятьләр системасында дистанцион формалар да урын ала. Анысы интернет челтәрендә ниндидер товар сату турындагы ялган тәкъдимнәр белән бәйле, сатып алына торган товарны фактта алмаган хәлдә, акча сатучы кешенең банк счетына күчерелә.
Моннан тыш, еш кына, акча каза күрүченең банктагы исәбеннән алына, монысы банк сервислары яки банк карталары урнашкан мобиль телефоннар җинаятьчеләр кулына эләккәндә була: угрылар товарларга түләүне контактсыз юл белән башкаралар, ә инде пароле булганда – акчагызны банкоматларда алалар.
Социаль инженерия шулай ук троян вирусларын тарату өчен кулланыла. Җинаятьче, мәсәлән, антивирус яңартылу турында «e-mail», sms яки мессенджерда хәбәр җибәрә. Шулай ук бу бик отышлы яки зур ташлама белән сатып алу турында отышлы тәкъдим дә булырга мөмкин, сылтамасы белән керүгә зарарлы программа да килеп керә. Шуннан соң җинаятьче ерактан идарә итү һәм абонент счетына бәйләнгән банк картасы номерыннан акча чыганаклары күчерү мөмкинлеге ала. Мондый техника җинаятьчеләр өчен бик нәтиҗәле булып кала бирә, чөнки күп кулланучылар уйлап та тормыйча теләсә-нинди ссылка яки гиперссылкаларга басалар. Бу бигрәк тә глобаль цифрлаштыруга бәйле рәвештә социаль зәгыйфь катламнарга, мәсәлән, заманча техниканы үзләштерүдә кыенлыклары булган өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук артык ышанучанлыктан интегүчеләргә кагылуы белән актуаль.
Ысулына карап, мондый гамәлләр кылган өчен РФ Җинаять кодексының 158, 159, 159.3, 159.6 маддәләре буенча җаваплылык каралган.
Әгәр сез югарыда күрсәтелгән мошенникларның корбаны булсагыз, полициянең якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки «02», «020» номерлары буенча шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев