93 яшьлек сайлаучы, тыл ветераны Мәхмүт Гатауллин тавыш бирергә сайлау участогына үзе килде
Олы Әтнә авылында яшәүче тыл ветераны Мәхмүт абый Гатауллин тавыш бирергә 997нче номерлы сайлау участогына үзе килде.
- Аякларым йөреп торганда үзем киләм әле. Сайлауларны калдырганым юк, - диде ул.
7 чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирергә дә җәяүләп үзе килде.
- Рәхмәт чакырганнары өчен. Һәркайсыбыз исән-сау булыйк. Алдагы сайлауларны да сәламәт булып, шатланып каршы алырга язсын. Ил көнебез тыныч булсын, - дип изге теләкләрен җиткерде.
Мәхмүт абыйга без дә тазалык- саулык телибез.
Нет комментариев