Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең «Еллык эш нәтиҗәләре һәм алга куелган планнар» буенча семинар узды
Кышлау авыл мәдәният йорты 39 елдан соң, заман таләпләренә туры китереп, матур итеп яңартылып, кабат ишекләрен ачты!
24 октябрь көнне, биредә мәдәният хезмәткәрләренең «Еллык эш нәтиҗәләре һәм алга куелган планнар» буенча семинар узды.
Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм район башлыгы урынбасары Фәрит Нуриев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина, шулай ук авыл җирлеге җитәкчеләре дә катнаштылар.
Семинарны башлап җибәреп, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы эшләгән эшләргә нәтиҗә ясады, киләсе ел «Ватанны саклаучылар елы» һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, «Сезнең тормыш — үзе батырлык» дип аталган авыл җирлекләре арасында узачак проектның тормышка ашырылу турында ассызыклап үтте.
«Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе Әлфинә Мөхәммәтҗанова Әтнә районының тарихи урыннары буенча туристик маршрут оештырылачагы турында әйтеп узды. «Әлеге маршрут өлкәннәр һәм балалар өчен дә каралган. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның гаиләләре өчен дә кызыклы сәяхәт булачак», — диде Әлфинә Илдар кызы.
2025 ел — Ватанны саклаучылар елы. Шулай ук киләсе елны Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. «Безнең максат – «Бөек Җиңү тарихында минем гаиләм» дип исемләнгән истәлек-хатирәләр җыентыгы туплау һәм бастырып чыгару», — диде үзенең чыгышында район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Әскәрова.
Семинарда иң шатлыклы мизгелләр – бүләкләүләрдер. Әтнә районының мәдәният бүлегенең дүрт оешмасына: «Татарстанның мәдәни башкаласы» республикакүләм бәйге-фестивальдә югары дәрәҗәдә катнашканы өчен:
Әтнә район мәдәният йорты;
Әтнә балалар сәнгать мәктәбе;
Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы;
«Әтнә туган якны өйрәнү музее» коллективларына актив катнашканнары өчен Дипломнар тапшырылды.
Шулай ук, мәдәният йортларының якын-тирә территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү эшен югары дәрәҗәдә башкарганнары өчен:
Р. Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә мәдәният йорты (фотода);
Чембулат авыл клубы (фотода);
Югары Сәрдә авыл клубларына I дәрәҗә Дипломнар бирелде. Укып кайткан яшь белгеч Ләйсән Галимуллинага шулай ук Диплом бирелде.
Алдагы елда да мәдәният хезмәткәрләрен зур эшләр көтә. Бу юлы да сынатмаслар дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев