Әтнәдә – “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең «Нәтиҗәгә эшлибез!» хисап-программа форумы булып узды
“Бердәм Россия” партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез!” – “Работаем на результат!” форумы булып узды. Соңгы 5 елда республикабызда һәм районыбызда башкарылган эшләр белән танышу иде ул.
Форумда “Бердәм Россия” партиясенең район һәм авыл җирлеге депутатлары, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Форумның максаты – республикабызда, районыбызда биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә йомгак, алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү иде.
Исегезгә төшерәбез, Партия VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына барган “Бердәм Россия” Халык программасы 2021 елның августында кабул ителгән иде. Бу “Бердәм Россия”нең ил гражданнарының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә формалаштырылган һәм тормышның барлык өлкәләренә кагыла торган стратегик документы. Халык программасы илнең, һәр төбәкнең һәм муниципалитетның халкы тарафыннан булдырылган, кеше тирәсендә һәм кеше өчен булдырылган. Халык программасы кысаларында Россиядә меңләгән мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәни-ял итү үзәкләре, йөзләгән спорт объектлары төзелде, ишегаллары һәм җәмәгать урыннары яңартылды, социаль газлаштыру программасы буенча 900 меңнән артык йорт тоташтырылды.
Шулай ук форум кысаларында Хезмәт һәм фидакарьлек фестивален һәм башка тематик чараларны тәкъдир итү булачак. Исегезгә төшерәбез, гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатларында 2026 елның 1 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы булдырылды. Проект хезмәт традицияләрен саклауга һәм алга таба үстерүгә ярдәм итә, хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне ныгытырга ярдәм итә. Ул төрле һөнәр ияләренең Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен ачык күрсәтә. Август-сентябрь айларында гавами чаралар, хезмәт коллективларында очрашулар, гражданнар җыеннары узачак, анда хезмәт кешесен хөрмәтләүне дәвам итәчәкләр, Мактау тактасының исем таныклыкларын тапшырачаклар. Электрон мактау тактасы проектында Татарстан Республикасының 4,5 мең предприятие һәм оешмасы катнаша, 15 мең исем таныклыгы тапшыру планлаштырыла.
"Бердәм Россия"нең Әтнә җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең чыгышында моннан биш ел элек кабул ителгән Программа нигезендә районыбызда башкарылган эшләргә тукталды.
– “Бердәм Россия” сәяси партиясенең «Халык программасы» нигезендә соңгы 5 ел эчендә районыбызда унай якка үзгәрешләр күп булды, – диде ул.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2021-2026 елларда районыбызда 5 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, 1 ФАПка капиталь ремонт башкарылды. Агымдагы елда Әтнә район үзәк хастахәнәсе бинасында зур күләмдә ремонт эшләре башкарылып ахырына якынлаша.
"Мәгариф" өлкәсендә "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр үзәген булдыру буенча зур эшләр башкарыла. Авыл җирендәге һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү оешмалары базасында башкарылган «Үсеш ноктасы» проекты белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга шартлар тудыру, шул исәптән уку биналарын яңарту, заманча җиһазлар сатып алу, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән. Проект ярдәмендә соңгы 5 елда районыбызның 4 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәкләре булдырылды, химия, физика, биология кабинетлары заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителде.
Татарстан Республикасында мәгариф учреждениеләренең ашханәләрен капиталь ремонтлау буенча масштаблы программасы шулай ук укыту-тәрбия процессын заманча таләпләргә туры китерү буенча бик мөһим. Әлеге Программа нигезендә 2021-2025 елларда 5 уку йортының ашханәләре заманча таләпләргә туры китерелде.
Агымдагы елда бу эш Түбән Көек төп мәктәбе ашханәсендә башкарыла.
Бу өлкәдә башкарылган эшләрдән Яңа Шашы төп мәктәбендә һәм Олы Әтнә балалар бакчасында үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләренә аеруча басым ясап үтәсем килә.
Туган ягыбызның рухи нигезе - мәдәният үсешенә нык бәйле. 5 ел дәверендә Әтнә районында 3 мәдәният учреждениесе яңартылды. Бүгенгесе көндә Кече Әтнә авылы клубында һәм үзәк китапханә биналарында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Агымдагы елда Ары авылында 45 кешелек мәдәният йортын төзү эшләре башланып китте. Бер түбә астына китапханәне дә сыйдырган бинаны ачу агымдагы елнын сентябрь аена планлаштырылган.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы кысаларында районыбызда 4 парк булдырылды, бүгенгесе көндә Әтнәдә яр буен төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарыла.
Районыбызда “Безнең ишек алды” программасы кысаларында 2 ишек алды төзекләндерелде.
Киләсе 5 елга кабул ителәчәк Халык программасына районыбыздан да киләсе чакырылыш депутатларына наказлар җибәрелде. Район халкы үзләрен борчыган сораулар, теләкләрне наказ итеп язып, безгә - Партиянең җирле бүлегенә китерделәр, без - үз чиратыбызда - Партиянең Казандагы төбәк бүлегенә, ә алар Мәскәүгә алып барып тапшырдылар. Районыбыз халкы исеменнән килгән наказларда күбрәк пенсия реформасы, сәламәтлек саклау өлкәсе, торак- коммуналь хезмәтләргә түләү, социаль сфераларда төзелеш һәм башка мәсьәләләр күтәрелгән иде. Язма рәвештә барлыгы 180 кеше үзенең теләкләрен язып тапшырды. Наказларны әле дә онлайн форматта бирергә мөмкинлек бар.
Без күтәргән сорауларны киләсе чакырылыш депутатлары игътибарсыз калдырмас дип ышанып калабыз. Халык программасы кысаларында безнен районда киләсе елларда күп кенә реконструкция эшләре һәм төзелешләр планлаштырыла.
Партия җирле бүлеге шулай ук федераль, региональ һәм җирле проектларны тормышка ашыруда актив эшчәнлек алып бара. Федераль проектлардан «Тарихи истәлек», «Нык гаилә» «Бердәм Россия белән минем үсешем»,«Грамоталы кулланучы мәктәбе», «Сәламәт киләчәк», «Олы буын», «Куркынычсыз юллар»; региональ проектлардан «Балалар рәсем ясый», «Бердэм Россия көннәре»,”Бакчачы йорты-гаилә терәге” җирле проектлардан «Без спортны сайлыйбыз», «Чәчәкле ишек алды», «Бер гаилә булып яшибез», «Бәхет һәркемгә житәр!» - соңгы биш елда уңышлы тормышка ашырылдылар. Һәрберсенә аерым тукталып китү кирәк түгел. Алар барысы да районыбыз халкы күз алдында башкарылды.
Бүгенге көн вәзгыятендә районыбызның ир-егетләре илебез чикләрен саклый, аларның батырлыгы һәм фидакәрьлеге белән без горурланабыз. Төп максатыбыз – хәрби вазыйфаларны намус белән үтәүдә солдатларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү. Районыбызда эшләүче волонтерлар төркеме, оешма-предприятиеләр, бигрәк тә күмәк хуҗалыкларыбызның актив ярдәме белән хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтеп торабыз.
Бугенге көндә 35 гуманитар конвой, шул исәптән 12 автомобиль, мотоцикл, буржуйка мичләре һәм башка мөһим кирәк-яракларны егетләребезгә озаттык. Күрсәтелгән гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 80 тоннадан артып китте. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, илебезне яклаучыларыбызга ярдәм кулы сузарга әзербез!
Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев моннан 25 ел элек булган авырлыклар турында искә төшерде. Һәм бүгенге уңай үзгәрешләрнең уртак зур хезмәт булуын ассыклады.
- Шуны онытмыйк, халык безнең эшчәнлегебезгә карап бәя бирә. Ә безнең ул яктан горурланырлыгыбыз бар, - диде.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев үз чыгышында ил икътисадында эшмәкәрлекнең гаять зур роль тотуын билгеләде, шулай ук ук:
- Әтнә районы икътисадының 75 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше, - диде.
VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин исә үз чыгышында спорт өлкәсенә нык игътибар ителүен ассыклады.
- Еш кына бездән кемгә кирәк ул татар теле, кемгә кирәк ул татарча көрәш, дип сорыйлар. Ул безгә – татар халкына кирәк. Әгәр татар мәдәнияте һәм йөзек кашы булган татар көрәшебез бетсә, юкка чыгачакбыз, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев