Әтнәдә чик сакчылары хөрмәтенә «Автопробег» узды
Берничә ел элек Әтнә, Биектау, Арча районнарының элекке чик сакчылары башлап җибәргән чара быел да дәвам итте.
Чик сакчылары көне уңаеннан Биектау, Әтнә, Арча һәм Балтач районнары буйлап чираттагы автоузыш узды.
Инде күпләр беләләрдер, бездә аның башлангычында Әфганчылар советы һәм аның җитәкчесе Ленар Кәбиров, шулай ук чик сакчысы Гадел Гыйззәтуллин тора. Биектауда старт алган автоузыш составында әтнәләрнең дә күп булуы, беренче чиратта, алар казанышы.
Бәйрәм турында
Бу бәйрәм башлангычны 1918 елның 28 маеннан ала. Бу көнне Совнарком Декреты белән РСФСРда чик буен саклау гамәлгә бастырыла. СССР Министрлар Советының карары нигезендә 1958 елдан башлап бу көнне ел саен бәйрәм итәләр. Ә яңа тарихка килсәк, Россия Президентының 1994 елның 23 маендагы Указы буенча, илебезнең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен яңарту уңаеннан, Чик буе хезмәткәре көне игълан ителде.
Олы Бәрәзә авылында автоузышны каршы алучылар бик күп иде. Аеруча яшь буын вәкилләренең күп булуы куанычлы хәл. Шулай ук әфганчылар, чик сакчылары, бүгенге көндә махсус хәрби операциядән кайтучылар да бар. Соңгысын ассызыклау урынлы булыр. Авылның Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган обелискы янында узган тантаналы митингта Ленар Кәбиров:
– Әлеге чара төрле хәрби локаль бәрелешләрдә һәлак булучыларны искә алу һәм махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә теләктәшлек йөзеннән үткәрелә, – диде. Моннан соң һәйкәл алдына чәчәкләр салдылар, алар хөрмәтенә булган бер минут тынлыктан соң, искә алып күккә ату тавышлары яңгырады.
Барысы бергә истәлек фотосына төшкәннән соң, автоколонна юлын Түбән Бәрәскә юнәлешендә дәвам итте.
Түбән Бәрәскә авылы һәйкәле янында да җыелучылар күп иде. Араларында “Ленин” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин да булу тантананың дәрәҗәсен тагын да арттырды. Автоколоннадагы машиналар сигналлар биреп, хәрби киемле автоузышта катнашучылар флаглар болгаган хәлдә Түбән Бәрәскә җиренә дә аяк бастылар.
Ленар Кәбиров
“Чик сакчысы яхшы ир, яхшы әти, яхшы туган һәм яхшы дус ул”.
Аеруча истә калганы Илгиз Хәйруллин чыгышы булды.
–Безнең бурыч – каршыбызда торучы орден-медальләре чыңлап торучы шушы ир-егетләрне хөрмәт итү, алардан үрнәк алу, патриотик тәрбия рухын үзләштерү.
Ә мондый чаралар бу өлкәдә зур роль уйныйлар, – дип билгеләде.
Монда да һәйкәл алдына чәчәкләр салдылар...
Чираттагы тукталыш Олы Әтнә техникумы янындагы обелиск каршында узды.
Безнең белешмә
Исегезгә төшерәбез, район үзәгендәге Әфганчыларга багышланган обелискта чик сакчылары хөрмәтенә булган өлеше дә ачылган иде. Анда махсус постаментка урнаштырылган “СССР” дип язылган чик баганасы һәм флагштокта чик сакчылары әләме җилферди.
Биредә автоколоннаны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов, автоузышта катнашучыларның күбесен техникумда укытып, төрле юнәлештәге белгеч иткән, хәзер районның Ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, уку йорты студентлары һәм махсус килгән авыл халкы каршы алды. Араларында яшел фуражкалы хәрби киемлеләр дә байтак иде.
Тантананы Айрат Каюмов ачып җибәрде.
– Илдәге тынычлык һәм яшәү рәвеше ил чигенең ни дәрәҗәдә саклануына бәйле. Ил чиген саклап бик күп ватандашлар, шул исәптән райондашларыбыз сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен бирде. Ә бу чараның мөһимлеге яшь буынны хәрби-патриотик юнәлештә тәрбияләүдә зур роль уйный, – диде.
Монда да оештыручыларның берсе – әфганчы Ленар Кәбиров чыгыш ясады. Аның башлангычында һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар һәм күккә атып һәлак булган хезмәттәшләрен искә алдылар.
...Вакыт тыгызлыгына карамастан, чөнки “Автоузыш”та катнашучылар ашыга иделәр, кайберсе белән әңгәмә корырга өлгердек.
–Әтнәдә гел шулай зурлап каршы алалар. Моны элекке елларны да автоузышта катнашучы буларак әйтәм...
– Бәйрәмне халык та җыелып, каршы алып уртаклашкач, бик күңелле...
Ә менә озак еллар Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итеп кайткан Рәдиф Гомәров фикере үзенчәлекле булып чыкты.
Бер фикер
“Чик сакчысы көне кичке 8.00дә үк башлана. “Боевой расчет” 19.00дә була, ә 20.00дә яңа чик буе хезмәте тәүлеге башлана”, – дип саный ул.
Моннан соң, автоколонна юлын Арчага таба дәвам итте. Имин һәм хәерле юллар булсын, ихлас күңел белән, чик сакчысының данлы юл эзләрен яңартып йөргән ир-егетләр!
...Әлеге “Автоузыш” дәрәҗәсен “Автоинспекция” машинасы озата йөрү дә арттырды бугай. Ул да Арчага юл тотучы автоколоннаны районыбыз чигенә кадәр озата китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев