Әтнәдә “Экологик иминлек” милли проектына бәйле эшләр актив бара
Район хәбәрләре

Әтнәдә “Экологик иминлек” милли проектына бәйле эшләр актив бара

Бу проект кысаларында туган ягыбызның табигатен саклау, сулыкларны чистарту һәм урманнарны торгызу кебек мөһим бурычлар хәл ителә .

Шушы максатларны тормышка ашыруда белем бирү һәм тәрбия эше дә зур урын алып тора. “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре һәрдаим кызыклы очрашулар оештыра.

Тыюлык вәкилләре балаларга туган ягыбызның уникаль табигате, “Ашыт” тыюлыгында сакланучы сирәк хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштыра. Экологик викторина һәм интерактив уеннар ярдәмендә алар яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклый.


Нет комментариев