Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Әтнәдә өченче тапкыр «ӘтнәТуй» фестивале гөрләде

Гөлшат Сәмигуллина

Гасырлар моңы, буыннар хәтере: Әтнәдә «ӘтнәТуй» фестивале тантана итте. 

Казан артының мәдәни энҗесе булган Әтнә җирлегендә милли җанлы халыкны, онытылмаслык йолаларны һәм борынгы гореф-гадәтләрне бергә җыйган бөек бәйрәм — «ӘтнәТуй» 3нче ачык фольклор-этник фестивале гөрләде.              1 август көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы саф татар рухы, кайнар милли моң белән сулыш алды. Милләтебезнең туй традицияләрен саклап калу, олы буынның бөек бәйрәмен һәм яшәеш тәҗрибәсен киләчәк яшьләргә тапшыру, шулай ук төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырылган бу чара Төньяк Татарстанның онытылмаслык иҗат бәйрәменә әверелде. Быел фестиваль мәйданы республикабызның биш районыннан иң затлы, иң үзенчәлекле фольклор коллективларын кабул итте.        Йолалар терелә: Сәхнәдә — тарих бизәкләре.                             Бәйрәм канатлары һәр катнашучы коллективның тантаналы һәм мәһабәт парады белән ачылып китте. Һәр төбәк, үзенең милли хәзинәсен барлап, татар халкының һәм Казан арты халыкларының борынгы туй йолаларын тамашачы алдында җанландырды:

  Балтач районының «Чишмә» фольклор коллективы кыз күңеленең кагылгысызлыгын үзендә чагылдырган «Кыз ярәшү» күренешен кабатлады;

  Арча районының «Хәзинә» фольклор коллективы җитдилек һәм зәвык белән сугарылган «Кыз сорау (яучылык)» йоласын сәхнәләштерде;                               Әтнә районының «Чишмә» халык фольклор ансамбле татар йортының бәрәкәтен һәм байлыгын күрсәтүче «Бирнә сандыгы тутыру» мизгелләрен җиткерде;                                         Балык Бистәсе районының «Талир тәңкәләр» фольклор коллективы гаилә җылылыгын гәүдәләндергән «Өй киендерү» йоласын тәкъдим итте;

Әтнәбезнең данлыклы "Сөмбел" халык фольклор ансамбле "Киленгә су юлы күрсәтү" күренешен сәхнәләштерде. Борынгы йолалар буенча,  яңа йортка килгән киленгә су юлын күрсәтү зарур булган, һәм моны кияүнең энеләре, сеңелләре башкарган.    «Биектау» коллективы борынгы парлы тормышның чисталык һәм сафлык бәйрәме булган «Кияү мунчасы» күренешен җанландырды.Бу кабатланмас чыгышларны кунакка кайткан дәрәҗәле мәдәният экспертлары тирән соклану белән югары бәяләде.                                                      Сәнгать һәм рухи хәзинә мәйданы.                      Фестивальнең төп сәхнәсендә борынгы йолалар күренеше күпсанлы артистларның кайнар чыгышлары, милли уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең рухи кыйммәтен арттырып, сәхнә түренә махсус кунак — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев, Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, шулай ук милли үзенчәлекне заманча яңгырашта җиткерүче «Риваять» төрки-татар этнотөркеме һәм ABIEM PROJECT коллективлары күтәрелде.                               Парк эчендә халык халыкчанлыкның чын кайнарлыгын тойды: осталык дәресләрендә кул эшенә сокланучылар «май канаты ясау» һәм «мунча себеркесе бәйләү» серләрен өйрәнде, ә милли архив-фотокүргәзмә һәркемне тарихи сәяхәткә чакырды. Әтнәбезнең милли музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Туй йорты"ндагы кәләшнең туй күлмәкләре, кияү костюмнары беркемне дә битараф калдырмады.                                  Фестивальнең төп бизәге һәм дулкынландыргыч өлеше булып «Иң уңган килен» бәйгесе танылды. Биредә Әтнәбезнең иң тырыш, зирәк һәм гореф-гадәтләрне дөрес саклаучы милли киленнәре сынашты. Бәйгедә катнашучылар, тамашачыларны үзләренең осталыклары белән әсир итеп, истәлекле зур бүләкләр яулады. Бәйрәм ахырында һәр фольклор коллективына зур рәхмәт сүзләре ирештерелде, алар дипломнар һәм затлы бүләкләр белән билгеләп үтелде.

«ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале халык иҗатын популярлаштыруда, үсеп килүче буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә чираттагы зур тарихи адым булды. Бу чара һәр йөрәккә милли горурлык орлыклары салды һәм мирасыбызның ышанычны кулларда булуын тагын бер кат исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев