Олы Әтнә мәктәбендә «Ашыт» тыюлыгы белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Габдрахманова башлангыч сыйныф укучылары линейкасында катнаштылар.
Балаларга табигатьне саклау чараларында, акцияләрдә һәм конкурсларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Татарстан Республикасының яңа Кызыл китабы белән якыннанрак танышып, табигатькә сакчыл караш кирәклеген билгеләп үттеләр . Татарстан Республикасында "Парклар маршы-2026" Халыкара акциясе кысаларында "Тыюлык табигате дөньясы" балалар сәнгать иҗаты конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләргә Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты грамотасын һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабын тапшыру иң истәлекле мизгел булды.
Нет комментариев