Әтнәдә район советы сессиясе үтте
Район советының сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе киңәшчесе Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, район Советы Рәисе Рөстәм Хисамиев, аның урынбасары Фәрит Нуриев, район советы депутатлары, район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, аның урынбасарлары, чакырылган кунаклар катнашты.
– Бүген бу залга 2025 ел нәтиҗәләре буенча уртак фикер алышу, эшебезгә бәя бирү һәм яңа хезмәт елына бурычларны билгеләү өчен җыелдык, – дип башлады сүзен Рөстәм Хисамиев.
Күңелле факт, 2025 ел илебез, республикабыз тормышында зур урын алып торган сәяси вакыйгаларга бай ел булды. Шулар арасында иң мөһиме, әлбәттә, Республикабыз Рәисен сайлаулары районыбызда зур оешканлык белән узды. Шулай ук муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауларда да райондашларыбыз сәяси аңлылык, активлык һәм бердәмлек күрсәттеләр.
Шулай ук узган елга күз салсак, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге барыбызны да берләштерде. Районыбыз халкы, күмәк хуҗалыклар, барлык оешмалар, шәхси эшмәкәрләр бу эшкә теләктәшлек күрсәтеп, гаять зур эш башкардылар. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына барысы 35 гуманитар конвой, шул исәптән 16 автомобиль, 130 тонна йөк җибәрелде. Сессия барышында залда кайбер батырларыбыз да утыра иде.
Моннан соң районыбыз башлыгы икътисади үсешебез белән таныштырды. Төп саннар түбәндәгечә. 2025 елда район буенча тулай территориаль продуктның күләме 7,3 млрд. сум тәшкил иткән. 2024 ел белән чагыштырганда, үсеш – 9%. Җан башына акча кереме, 2024 ел белән чагыштырганда 13,6 % процентка артып, 35512 сум булган. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы, алдагы елга карата 32,2 % ка артып, 2025 елда 65730 сумга җиткән.
Әлбәттә, районның икътисади үсешендә төп урынны авыл хуҗалыгы алып тора, тулаем территориаль продуктта аның өлеше – 85 %. Узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятияләре 8 млрд. 836 млн. сумлык продукция җитештереп, 7 млрд. 343 млн. сум акчалата керем алуга ирештеләр. 2024 ел белән чагыштырганда продукция җитештерү 2 млрд. 574 млн. сумга, ә акчалата керем 2 млрд. 100 млн. сумга артты.
Сөт җитештерү буенча районыбыз хаклы рәвештә республикада беренче урында бара. Узган елны районыбызда 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 2739 килограмм сөт җитештерелә. Республика буенча уртача күрсәткеч – 472 килограмм тәшкил итә. 1 сыерга уртача еллык савым – 12226 килограммга җитә. Татарстан буенча бу сан 8873 килограмм тәшкил итә.
Ни кызганыч, алдагы ел белән чагыштырганда, сөт бәясе 13 сумга кимеде, ләкин нишлисең бит, бүгенге көндә җитештерүче түгел, ә бәлки алып-сатучы кадерлерәк бугай. Бәяләр буенча мондый сәясәтнең һәрдаим кабатланып торуы, киләчәктә үзебез җитештергән төп чималны – сөтне эшкәртүче производство булдыруны төп максат итеп куя.
Тулырак «Әтнә таңы» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев