Олы Мәңгәр мәдәният йорты һәм китапханәсендә «Батырлык дәресе» узды.
Дәреснең төп кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан авылдашлары Сабиров Илмир Айдар улы, шулай ук авыл җирлеге рәисе Филатова Фәридә Фаяз кызы иде.
Илмир өчен "батырлык", "намуслылык" һәм "ватанпәрвәрлек" сүзләр генә түгел, ә яшәү кагыйдәсенә әверелгән. Ул 2022 елның сентябрь аенда мобилизацияләнә. Махсус операцияне Луганск Республикасы Сватово шәһәрендә башлый, бүгенге көндә Донецк Республикасы Покровск шәһәрендә хезмәт итә. Кылган батырлыклары өчен күп кенә мактаулары бар, шулар арсында иң мөһимнәре – "Батырлык өчен" һәм "Жуков" медальләре.
Балалар батыр егетебез белән ачык диалог форматында аралаштылар. Ул алгы сызыктагы көндәлек тормыш, тылның ярдәме никадәр мөһим булуы, шулай ук, каһарманлык һәм бердәмлекнең теләсә-нинди сынауларны җиңеп чыгарга ничек булышуы турында сөйләде.
Кыскасы, авылдашлары өчен батырлыкның тере мисалы ул.
Нет комментариев