Бердәмлек таулар күчерә
Район хәбәрләре

Бердәмлек таулар күчерә

Районыбыз халкы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүне һәрдаим дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә Күлле Киме авылы волонтерлары 3 данә «маскировочная сетка», 25 пар «термоноски», 11 данә әзер боксларны Брянский ягындагы ир-егетләргә әзерләп тапшырганнар. Әлеге игелекле эш, әлбәттә, игътибарга лаек. Волонтерларның тырышлыгы һәм райондаш егетләребезгә булган кайгыртучанлык зур игътибарга лаек. — Безнең бу гамәлләребез бары тик әйберләр тапшыруга гына кайтып калмый, ә яу кырындагы егетләрнең күңелен күтәрү, аларның ялгыз түгеллеген, туган ягы һәрвакыт аларны уйлавын, көтеп алуын аңлату да, — диде махсус хәрби операциядәге егетләребез белән элемтәдә торган Кадрия Закирова.


Нет комментариев