Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче
Район хәбәрләре

Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче

28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.

Безнең якташыбыз, Әтнә районы Яңа Әтнә авылы кызы Солтанова Сөмбел 12 катнашучы арасында лаеклы 1 урынны яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев