Булачак солдатларыбыз яхшы әзерлекле
“17 марттан 21 мартка кадәр Казанның «Патриот» яшьләргә спорт-патриот тәрбиясе бирү һәм хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәгендә X сыйныф егетләре өчен хәрби-спорт җыены узды”, – дип хәбәр иттеләр районның мәгариф бүлегеннән.
Әлеге җыенны «Авангард» үзәге инструкторлары үткәрде. Әтнә районы укучылары биредә 3 взвод булып тупландылар һәм чыгыш ясадылар. Куанырлык, күрсәтерлек күрсәткечләребез бар. Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 взвод түбәндәге призлы урыннарны яулады:
– «Җиңүчеләр юлы» хәрби-спорт уенында – 1 урын;
– «Җырлы тантаналы марш белән узу» дисциплинасында – 2 урын;
– «Тантаналы марш белән узу» дисциплинасында – 2 урын;
– «Берәү кырда сугышчы түгел» мәдәни-массакүләм чарасында – 3 урын.
Шәхси ярышларда укучыларыбыз түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
– Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Мәһди Әсфәндияров «АК-74” автоматын сүтеп-җыю» дисциплинасында – 2 урын;
– Ислам Шиһапов «10 метр араны 10 тапкыр йөгерү» дисциплинасында – 3 урын;
Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Искәндәр Сибагатуллин вакытка противогаз кию буенча – 3 һәм ОЗК кию буенча 1 урынны алды.
15 апрель көнне X сыйныф егетләре «АК-74» автоматыннан атып карау (проведение практических стрельб) (1-ое упражнение начальных стрельб) максатыннан Казанның КВТККУ (танк училищесы) полигонына барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев