Чисталыкны һәркайсыбыз ярата
Әмма аны сакларга бик омтылмыйбыз шул.
1 апрельдән 31 майга кадәр Республикада, шулай ук районда да санитар-экологик икеайлык уза.
Елдагыча, дип өстәргә дә була. Чынлыкта, кыш буе тупланган чүп-чардан, пычрактан чистарыну, нык зыян күргән экологиябезне азрак “ремонтлау” чоры бу.
Икеайлык кысаларында, аерым алганда, территорияләрне – оешманыкын да, оешмага беркетелгәнне дә – санитар чистарту, чүп полигоннарын тиешенчә карап тотуны тәэмин итү карала. Биредә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәрәҗәсендә билгеләнгәнчә, терлекчелек комплексларында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын бетерү буенча да чаралар күреләчәк. Шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләр мониторингы, шул исәптән, “Халык контроле” һәм төрле социаль челтәрләр ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.
1 апрельдән районыбызда да санитар-чистарту икеайлыгы башлана. Бу эшләрне координацияләү максатыннан районыбызда оператив штаб төзелде.
Кыскасы, район башкарма комитеты карары нигезендә, барлык территорияләр дә халыкның экологик һәм санитар-эпидеомологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек халәттә булырга тиеш.
Электән килгән традиция нигезендә, районыбыздагы санитар-чистарту эшләренә предприятие, оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Чистарту эшләре халык ярдәме белән, иҗтимагый-волонтерлык оешмалары булышлыгы белән башкарыла.
Районыбызда аеруча игътибар үзәгендә булырга тиешле объектлар да бар. Беренче чиратта, үз территорияңне, паркларны, балалар мәйданчыкларын, инеш һәм сусаклагычлар яр буйларын, урамнарны, дамба кырыйларын чүп-чардан җыештыру кирәк. Ә халыкка аерым мөрәҗәгать итү дөрес булыр: йорт-җир, капка төбендәге төзелеш материалларын алып куегыз һәм татар халкында гасырлар буена килгән күркәм гадәтне дәвам итеп, матурлап җыештырып куегыз! Кемдер килеп җыештырганны көтеп ятучы – ул ялкау һәм мәгънәсез!
Санитар-чистарту икеайлыгының тагын бер мөһим күрсәткече бар – монысы тирә-ягыбызны яшелләндерү максатыннан агач һәм куаклыклар утырту, кирәк булса юл һәм тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, зиратларны чистарту, гамәлдәге чүп-чар җыю контейнерларын төзекләндерү. Болар барысы да үзебез өчен, яшәешебезне, тормышыбызны матурлау максатыннан.
Районыбызның һәр авылында тарихи истәлек объектлары, обелисклар бар. Аларны да төзекләндерергә, чистартырга кирәк. Гомумән алсак, барлык төр оешма идарәләренә керү юлларын җыештырудан тыш, элмә такталарны яңарту, керү баскычларын ремонтлау, шулай ук чәчәклекләр оештыру матур булачак.
Мәкаләне урамда яки территориядә җыештырып, күч итеп өеп калдыру кебек бик начар гадәт турында язып дәвам итү урынлы булыр. Җыйганны шундук чүп капчыкларына салып куярга өйрәник инде, җәмәгать. Югыйсә, күчтәге чүп-чар өеме ике-өч көннән кабат таралып, элеккедән дә ямьсезрәк күренеш хасил булачак.
Санкцияләнмәгән чүп-чар өемнәре турында да язып үтәсе килә. Кайвакыт яшерен полоса-агачлык, коры елга, хәтта сулык ярларында очратырга була аларны. Без капчыкта ятмый, дибез. Бу пычраклыкның башы кемгә барып тоташуы һәм барлык гаеплеләр барыбер ачыкланачаклар. Җаваплылар шактый күләмдә штрафка тартылачак.
Районның оператив штабы гына түгел, авыл җирлекләре дә эш барышын һәрдаим күзәтеп торачаклар. Бездәге чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү эшләре турында Татарстанның Министрлар Кабинеты, шул исәптән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәрдаим хәбәрдар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев