«Чулпан» ял лагере кайчан эшли башлый?
Тиздән “Чулпан” балалар ял лагере үз эшчәнлеген башлый. Укучыны бу хактагы мәгълүмат белән таныштырырга булдык.
Алган хәбәрләргә караганда, 8 июньнән 25 июньгә кадәр беренче смена көтелә. Әлбәттә, балаларга чын иҗади, дуслык һәм ачышлар атмосферасы тудыру өчен ихлас тырышырга кирәк. Аеруча 9-25 июнь көннәрдә булачак продуктив мастер-классларга игътибар итү сорала. Асылы шул – “Чулпан”да ял иткән балалар өйләренә күңелле хатирәләр белән генә түгел, үз кул эшләре белән дә кайтып китәчәкләр. Чынлыкта, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп куанудан да кадерлерәк берни юк. Кыскасы, баланың һәр көне шатлык, яңа белемнәр һәм омтылышлар белән тулы булырга тиеш.
Мастер-классларга килсәк, бу көннәрне мәктәп театрлары, китапханә, ЮИД, музей, Мәшгульлек үзәге, мәдәният йортлары, “Россия бөркеткәйләре”, спорт мәктәбе, “Алдынгылар хәрәкәте”, музыка мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм махсус хәрби операция , әфганчы-ветераннар белән очрашулар көтә.
Мәктәп яны лагерьлары да эшчәнлекләрен башлыйлар.
Агымдагы елның 28 маеннан Күәм, Бәрәзә, Бәрәскә, Әтнә, Комыргуҗа, Күшәр, Күңгәр мәктәпләре базаларында мәктәп яны лагерьлары һәм Күәм, Бәрәскә, Әтнә, Комыргуҗа, Күңгәр мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлады.
Бу хакта районның мәгариф бүлеге белгече Гөлфия Шаһидуллина хәбәр итте.
Мәктәп яны лагерьларында смена озынлыгы 21 көн була, аларда 211 укучы ял итәчәк, шулар арасыннан 11 укучының әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Хезмәт һәм ял лагерьларында смена 18 көн дәвам итә, аларда барысы 60 укучы ял итәчәк.
Бүгенге көндә лагерьларны ачуга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә инде. Барысы да “санэпидзаключение” алганнар, балаларны ашату өчен тиешле килешүләр төзелгән. Шулай ук хезмәткәрләр барысы да медицина күзәтүләрен үтеп беткәннәр.
Моннан тыш тәрбия бирү программалары һәм календарь планнар да төзелеп куелган. Ял вакытында балаларга төрле кызыклы чаралар, очрашулар, тематик көннәр, экскурсияләр планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев