Җир әзерләп, эшкәрттеләр, агачларны кистеләр...
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының республикакүләм этабы узды.
Биредә үзебезнең Әтнә техникумыннан – 2, Кукмара көллиятеннән – 2, Арча агрокөллиятеннән 1 студент катнашты.
Чемпионат ачылышына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир эшкәртү тармагы үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Ренат Ногманов килде. Ул үзенең чыгышында бакчачылык юнәлешен үстерүнең кирәклеген аңлатты.
Чемпионат 4 модульдә узды. Беренче, “А модуле” “Җиләк-җимеш үсентеләре халәтен күзәтү” буенча булды. Биредә барысы да без киноларда күреп кенә ияләнгәнчә – экспертлар да, волонтерлар да, мәйданның техник администраторы да бар иде. Чемпионатта катнашкан студентлар чыгышын нәкъ шул экспертлар бәяләде дә инде. Алары – “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Тәлгать Садыйков, Әтнә техникумыннан – Айдар Биккинин, Динар Сәгъдиев, Кукмарадан – Кирил Михайлов, Арчадан – Айрат Әхмәдуллин. Катанашучы студентларга килсәк, Радик Минһаҗев, Алмаз Җиһаншин, Фирзәр Мифтахов, Самат Димиев һәм Ислам Галимов экспертлар алдында җавап тоттылар. Алдагы елларда катнашучылар санын тагын да арттырырга планлаштыралар.
Иң гаҗәпләндергәне – җавап тотучыларның билгеләнгән вакытта, үз эшләрен аңлаган хәлдә практик эшкә тотынулары булды.
– Гаҗәп түгел. Башта техникумның эчке чемпионаты узды, иң-иңнәрне шулар арасыннан сайлап алдык. Ни эшләргә кирәклек катнашучылар өчен яхшы таныш. Башкаларда да шулай уза ул, – ди баш эксперт Рөстәм Сөнгатуллин.
Беренче көнне үк ике модуль узды. Башта туфракның ачылыгын билгеләп, андагы бөҗәкләрне, чүп үләннәрен, авыртуларны ачыкладылар.
Икенче модуль техника белән рәт арасын эшкәртүгә бәйле иде.
Моннан соң бакча булдыру эшен дә теориядә башкарып күрсәттеләр. Шул ук вакытта бакчадагы үсентеләрне саклар өчен нинди химик матдәләрне күпме күләмдә кулланырга кирәклекне дә сөйләделәр.
Агач кисү формасын да күрдек. Монысы бакча урнаштыру һәм агач эшкәртү дип аталды. Биш катнашучы да техникум автодромында электросекатор белән агачларны тиешенчә кисеп башкарып күрсәттеләр. Алай гына түгел, соңыннан инструментларны чистартып җыеп та куйдылар. Бу модуль аеруча күңелле икән. Биредә алмагач урынына төп кәүсәсе тимер торба булган макетлар гына урнаштырылса да, Россия чемпионаты уза торган Кабардия-Балкария Республикасында агач үзе кулланыла икән. Гомумән алсак, агросәнәгать өлкәсе Россиянең аерым төбәкләрендә билгеле бер юнәлешләр буенча алдынгы санала. “Сәнәгать бакчачылыгы” өлкәсендә исә, югарыда искә алган төбәк әйдәп бара. Шулай да бу очракта безнең Әтнә техникумы – ресурслар үзәгенең төп юнәлешләр буенча алда баруын билгеләргә кирәк. Әйтик, безнең ресурслар үзәгенең “Биотехнология”, “Эксплуатация машинно-тракторного парка”, “Ветеринария” һәм әлеге “Промышленное садоводство” дип аталган лаборатория юнәлешләре Россиякүләм алдынгылар санала.
Кабат чемпионатка әйләнеп кайтсак, техникумда агачлар аз булса да, җимешләрне күп итеп алу өстендә эшлиләр. Чемпионат техникумда инде 3 ел рәттән уздырыла. Инде Россиякүләм призлы урыннары да бар. Биредә җиңүче Россия чемпионатында чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев