Кабат чүп-чар турында
Авылларда, шул исәптән аеруча кискен торган район үзәгендәге чүп-чар проблемасын, кызганычка каршы, яз – бер, көз янә бер тапкыр искә алабыз да, шуның белән шул.
Чөнки чүп-чарның “баш күтәргән” вакытлары бу. Чынлап торып уйласак, җәен һәм кышын ук “борын төртә” алар. Ә гаеплеләре – без, үзебез үк.
Артыбыздан җыештырып кую юк инде ул, печенье, кәнфит кәгазьләрен, пыяла, пластик шешәләрне чүп савытына илтү ирендерә – аулаграк урынга ташлап калдырабыз. Әнә шулай син, ул, теге ыргытканнар барысы бергә җыелып, хәйран ук зур чүп-чар күче хасил итәләр.
Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев белән шул хакта сөйләштек.
– Контейнерга бары каты-көнкүреш калдыкларын гына чыгару тиешле. Моңа бары өйдән чыккан чүп-чар гына керә, ә чәчәк, үлән, бәрәңге сабаклары, шулай ук төзелештән калган, әйтик, кирпеч, фанера, гипсокартон калдыклары каты-көнкүреш калдыгы саналмый, – диде ул.
Шуны күз алдында тотып, тиздән чүп-чар чыгару мәйданчыкларына яшерен видеокамералар урнаштырыла. Чүп-чар чыгару кагыйдәләрен бозып тотылучыларга карата административ протоколлар төзелә һәм әлеге кыңгыр эш район комиссиясе тарафыннан карала – штрафы 3,5 мең сумга кадәр булачак. Шул исәптән башка авыллардан килеп, чүпне машинадан гына ыргытып китүчеләр дә ачыкланачак.
– Бу Законлы нигездә башкарыла. Законны бозучылар, һичшиксез, җавапка тартылачаклар, – дип ассызыклады җитәкче.
Чыннан да, быел һава торышы дым, яңгырлы, шуңа күрә ботак калдыкларын – ягарга, тиздән чүп-чар контейнеры белән янәшәдә тау күче итеп өеләчәк бәрәңге сапларыннан бер дигән тирес компосты ясарга була. Табигатькә һәм матурлыкка үзебез үк төкермик инде, җәмәгать!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев