“Ленин” һәм “Фәйзи Галиев” саннары
Районыбыз күмәк хуҗалыкларының быелгы отчет-хисап җыелышлары шушы күмәк хуҗалыклар белән старт алды.
Икесен бер мәкаләдә язуның сәбәбе – аларны чагыштырырга теләүдә түгел, киресенчә, яңалыкка, алгарышка омтылып көн күрүләрен ассызыклау.
Башта Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле заводы икътисадын чагылдырыйк. “Ленин” җитәкчесе Илгиз Хәйруллин җыелышны күтәренке рух белән алып барды. Чөнки күмәк хуҗалыкның икътисади саннары куанырлык. Әйтик, төп күрсәткеч саналган рентабельлек дәрәҗәсе 25,7 %, сатудан кергән табыш – 165 млн. 074 мең сум тәшкил итә. Ә дәүләттән кергән ярдәм белән ул 39,6 %, саф табыш 255 млн. сумлык булган.
2024 елны биредә агымдагы бәяләр белән 936 млн. 576 мең сумлык тулай продукция җитештерелде, ә бу алдагы елгыдан 36 процентка артык.
Монда күпчелек өлешне сөт сатудан кергән – 628 млн. 227 мең сум акча алып тора. Хәер, монысына артык гаҗәпләнергә кирәкми дә. Хәзер авыл хуҗалыгында рентабельлелеге югарырак булган сөтчелек кенә калып бара бугай инде. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов әйткәнчә, ашлыкны да терлек авызы аша үткәрү отышлырак. Чөнки терлекчелек продукциясе тагын да артачак кына.
Иң куанычлысы – “Ленин”ның хезмәт хакы фонды 20,6 процентка артып, 152 млн. 889 мең сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә хезмәт хакы бер колхозчыга карата уртача 62 мең 455 сумга җитте. Шулай да биредә бер санга игътибар итү кирәк. Моны күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үзе ассызыклады. Бу – хезмәт хакы фондының сатудан кергән керемнең 18,9 процент тәшкил итүе...
Ничек кенә сәер тоелмасын, Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкта да ул шул чама тәшкил итә – биредә ул 18,7 %. Дөрес, монда хезмәт хакы азрак – бер колхозчыга уртача 45695 сум. Уртача район күрсәткеченнән кимрәк, әлбәттә. Әмма агымдагы елда аны уртача район күрсәткеченә җиткерергә планлаштыралар.
Күңгәр мәдәният йортында узган җыелышта төп доклад белән Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илнур Хәкимҗанов чыгыш ясады. Ирешелгән уңышларны да, кимчелекләрне дә яшермичә ясалган ачык чыгыш булды ул.
2024 елда күмәк хуҗалыкта 68209 центнер сөт җитештерелеп, 64604 центнеры сатылды. 1 центнер сөтнең үзкыйммәте 25 сум 34 тиен булды, сатылган сөтнең уртача бәясе 37 сум 74 тиенне тәшкил итте. Бик күңелле хәл – сату бәясе алдагы елгыдан 48 процентка артыграк. Ә гомумән алсак, узган елны авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан күмәк хуҗалыкка 289 млн. 655 мең сум акча кергән.
Кыскасы, алдагы көнгә карап эш итәләр. Агымдагы елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлап, киләсе отчет-хисап җыелышында бу күмәк хуҗалыклар өчен куанырбыз дигән өметтә калыйк.
Биредә тагын бер мөһим мәгълүматны һич кенә дә язмыйча калып булмый.
“Ленин”да элекке елларда аз хезмәт хакына эшләп хәзер дә аз пенсия алучыларга ай саен 2000 сум күләмендә өстәмә бирергә карар кылдылар. Бәракаллаһ! Искиткеч бит бу!
Тагын бер күрсәткеч, дөресрәге, “Ленин”ның икътисадын һәм мөкинлеген күзаллаган хәлдә һичшиксез ирешеләчәк үр – агымдагы елда бу күмәк хуҗалык тулай продукция алу күләмен 1 млрд. сумнан да арттырырга ниятли.
Бу ике күмәк хуҗалык өчен күңел тыныч – шөкер, алар ниятләгәнне башкарырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев