Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Мәңгәр – сәүдәгәрләр ягы

Олы Мәңгәр авылы элек-электән тарихы, шанлы үткәне белән данлыклы, сәүдә өлкәсендә танылган шәхесләре дә бик күп.

Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова белән Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр һәм Бәхтияр авылларының данлы үткәне, матур бүгенгесе һәм өметле киләчәге турында әңгәмә кордык.

Безнең белешмә

Бу авылларда бүгенге көндә 1000гә якын кеше яши. Олы Мәңгәр авылының үзендә генә 239 шәхси хуҗалык булып, аларда 600ләп кеше тормыш итә.

Авыл җирлегендә төп көч – Тәлгать Мостафин җитәкләгән “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы санала, моннан тыш Казан-Олы Әтнә юлын таптаучы автобуслары булган, Илназ Хисмәтуллинның  шәхси оешмасы бар. Бәхәссез, икесе дә бай, көчле оешмалар. Шунысы куанычлы – һәрберсе мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, шәфкать, хәйрия эшчәнлеген башкарырга әзер торалар. Шулай да бу теманы читкә куеп торып, бу як авылларның данын элегрәк  югары күтәргән шәхесләрне искә алыйк.
 Авыл җирлеге башлыгы: “Тарихка күз салсак, безнең якта сәүдәгәрләр күп булган. Аларның юмартлыгы әле дә халык телендә. Сабантуйлар вакытында халыкка акчасын кызганмаган, такта чәенә  кадәр өләшкән алар”, – ди. Гатаулла Сәлимҗанов, Вәлиулла Бакиров, Шәяхмәт Дәминов, Әхмәт Бакировны  искә алмау гөнаһ булыр. Барысы да данлык­лы сәүдәгәрләр алар. Бу очракта Олы Мәңгәрнең XV гасырда “Кәрван башы” булып торуын әйтү дә җитәдер. Көнчыгыш илләре белән сәүдә итүче кәрван шушыннан юл алган дигән фикер бар.
– Бүгенге көндә дә шул сәүдәгәрләребезне алыштырырдай меценат ир-егетләребез бар, – ди Фәридә ханым. Шунда ук:
– Аларны башкача атый алмыйм. Иганәче дию генә дөрес тә булмас, – дип өсти.
Әйтик, бүгенге көндә Олы Мәңгәр мәчетендә көн саен узучы ифтар мәҗлесләре алар ярдәмендә оештырыла. Инде бу авыл халкы берничә хуҗалык булып берләшеп, катнашып чыккан, ураза ахырына кадәр Бәхтияр, Мөндеш, Иске Мәңгәр авылларыннан да берәр төркем авыз ачуда катнашачак.  “Нур Ислам” проекты нигезендә Олы Мәңгәр мәчетен яктыртуны оештырырга уйлыйлар. Анысы да иганәче егетләр ярдәме белән эшләнәчәк.
 Олы Мәңгәрдә туып үскән, бүгенге көндә шәһәрдә яшәсәләр дә, авыл тормышында актив катнашкан, һәрчак ярдәмгә әзер булган егетләре белән дә горурланырлык. Илназ Хисматуллин, бертуган Әхмәдиевлардан тыш, Айрат Галиев, Илнар Муллагалиев, Булат Муллагалиев, Илнур Сабиров һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Казаннан кайтып, әтисенең туган авылында төпләнгән Илһам Ибраһимовның игелекләре дә санап бетергесез. Иске Мәңгәрдә туып үскән, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә иминият компаниясе җитәкчесе булып эшләгән Фәрит Вафин да җирлек эшчәнлегендә бик зур ярдәмче. Аның матди ярдәме белән узган ел Иске Мәңгәрнең борынгы зираты әйләндереп алына. Ә ул зиратта бик күп тарихи шәхесләр дәфенләнүен күпләр беләдер. 
Бар да ал да гөл икән дип уйлый күр­мәгез. Авылларда яшьләр калмау проб­лемасы Олы Мәңгәр авыл җирлеген дә чит­ләтеп узмый.Үзәк бу­ларак,  Олы Мәң­гәрнең үзендә алай ук сизелмәсә дә, ке­черәк авылларга бу проблема нык кагыла.
– Шөкер, әле Бәхтиярда чагыштырмача яшьләр бар. Олы Мәңгәр балалар бакчасында тәрбияләнүче 27 баланың да бер өлеше Бәхтиярлар. Ә менә Иске Мәңгәр халкы балаларын күбрәк Олы Әтнә балалар бакчасына йөртә, – ди.
Сер түгел, мәдәният темасы биредә аерым бер горурлык.Башта бу өлкәдә эшләнгәннәрне телгә алып узыйк. Бәхтияр авылындагы мәдәният йортына күмәк хуҗалык ярдәме белән бильярд өстәле алынган. Шулай ук  кызлар ансамбленә чыгыш ясау өчен күлмәкләр теккәннәр.
Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты каршындагы фольк­лор ансамбльгә дә авыл җирлеге, күмәк хуҗалык тарафыннан күлмәкләр тегелгән. Яшь балаларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан костюмнар алганнар. Иске Мәңгәр авылы клубы ремонтланып, мәдәният йорты дип әйтерлек хәлгә китерелгән. Хәер, аптырарлык түгел. Мәдәният чараларының үзәгендә кайнаган авыл җирлеге башлыгы хакында районда яхшы билгеле.

Безнең белешмә

Биредә авыл җирлеге күмәк хуҗалык белән кулга-кул тотынып эшли. Авыл җирлегендә нинди башлангыч булса, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора.

Олы Мәңгәрнең Шакировлар гаиләсе “Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесендә район турында отып, Мамадышта узган зона ярышында катнашып кайтты.  Алдагы елны Иске Мәңгәрдән Хафизовлар гаиләсе районда 2 урынны алган иде.
Шунысы кызык, бу якның мәдәни саналуына тагын бер дәлил – сезон ачылышын гына да 60ар кеше катнашында уздыралар монда. “Чулпан”, “Яшьлек” , “Егетләр” һәм “Бәхетле балачак” ансамбльләре – районыбыз горурлыгы дияргә була. Бик яхшы проектлар – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле мәдәни чаралар,“Сезнең гомер – үзе батырлык” чарасы югары дәрәҗәдә узган. Бөек Җиңү темасын искә алганбыз икән, әйтми калып булмый – ир-атлар белән бергә авылдан 12 хатын-кыз да сугышка киткән. Арадан берсе яу кырында ызандаш авылдашы белән очраша – әнә шул күренешне сәхнәгә дә менгезгәннәр биредә. Шөкер, батыр авылдашларын онытмыйлар. Әйтик, күмәк хуҗалык идарәсе каршында куелган обелиск янына сугышта һәлак булганнарның исемнәре язылып, гранит  ташлар куелган, мәйданы зурайтылган. Алдына брусчатка да җәяргә уйлыйлар. 
Олы Мәңгәр мәктәбендә сугышчан дан музее эшләвеннән күпләр хәбәрдардыр. Элек ул биредә балалар йортында тәрбияләнеп киткән латышлар белән бәйле бер бүлмә иде. Еллар узган саен аның экспонатлары шактый арткан. Гомумән, бу як бай тарихлы – ә яшьләр шуларны белеп, күреп үссәләр нәтиҗәлерәк булачак, дип саныйлар биредә. Шуны искә алып тиздән мәктәп музеенда зур күләмле ремонт көтелә.
Узган ел дәвамында авыл җирлеге тарафыннан халык яшәешен уңайлату буенча башкарылган эшләрне дә искә алдык. Бу уңайдан беренче чиратта зират турында сөйләштек. Дөрес, әлегәчә бөтен җирдә дә зиратларны авыл халкы җыелып, өмә ясап җыештыра иде. Олы Мәңгәр җирлегенә кергән авыллар бу эшнең авангардында тордылар дисәм дә ялгыш булмас. Әмма сер түгел, башта җыештырганнар, аннан соңгы елларны зиратның икенче, өченче өлешләрен чис­тартып бетергәнче, кабат кеше буе күтәрелә. Шуңа күрә үзара салым акчасына Олы Мәңгәр зиратында зур күләмдә агачларны кистергәннәр. Әле бу эш агымдагы елны да дәвам итәр дип көтелә. Чыннан да агачлар шактый сирәкләнгән  биредә.Зиратның югары ягына  исемсез калырга теләгән якташлары иганәчелегендә капка да эшләгәннәр. Җир бераз ныгып киткәнне генә көтәләр, тиздән ул капка да үз урынын алыр.
Әйткәнемчә, иганәчеләр белән эш яхшы югарылыкка куелган биредә. Дәвам итеп әйтсәк, җирлектә туып үсеп, Казанда яшәүче Рузалия һәм Мохтәр Хәкимуллиннар, бертуган  Илнар һәм Айрат Хөсбиуллиннар, Зөфәр Мусин – төрле эшләр вакытында һәрчак ярдәмгә әзер.
Чишмәләргә аерым игътибар монда. Олы Мәңгәрдәге Кәтән, Илһам чишмәләре янын агачлардан чистартканнар.Авылның өске ягында Рөстәм коесы, ерак та түгел Кодрәле чишмәсе бар. Еллар буе алар төрле чүп-чар белән тулган. Ә су – яшәү чыганагы, авылда җәен ул аеруча мөһим. Әйтик, җәен су берәр көнгә бетеп торса да, тавыш куптарабыз бит. Менә шушы ике чыганакны чистартып, эчендәге кольцоларын турайтып, ләмнәрен чыгарып, тиешле дәрәҗәгә җиткергәннәр.Су алырга  өлкән яшьтәгеләр дә төшеп-менәрлек итеп, бас­кычларын да, кырыйларын да эшләгәннәр, тиздән буяп, матурлап куябыз, диделәр
Бәхтиярда ба­лалар мәй­дан­чыгының бер элементы – шугалак куелган. Авылдагы зур-зур агачлар, җил искән саен электр чыбыкларына тиеп, куркытып торган – шуларны кис­тергәннәр.
 Иске Мәңгәрдә исә авыл башын ямьсезләп торган элекке кибет урынын чистартып,  агач үсентеләрен төпләп, анда  чыршы һәм  алмагачлар утыртканнар. 
Бу эшне Дамир Хөс­нет­динов җитәк­челегендә авылның  бер төркем егетләре башкарган. Ак үрдәк чишмәсе төзекләндерелгән, Әбекәй кое­сы торгызылган.
Ике Мәңгәр уртасында урнашкан Ак үрдәк чиш­мә­сенең  риваяте бик кызык­лы.

Бер риваять

Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, үзенә ярдәм иткән Иске Мәңгәрнең сатлык морзаларына Каенсар урманын, тустаган һәм... шушы тирәнең хатын-кызлары өстеннән хакимлек бүләк итә. Имештер, шул морза һәм аның иярченнәреннән  зыян күргән хатын-кызлар җаны ак үрдәк булып күккә очкан...

Аннан тагын бер уңай күренеш хакында белеп куандым. Үзегез беләсез, бездә күп җирдә су составында нитрат күп. Моны истә тотып, Олы Мәңгәр авыл җирлеге халкына суны фильтрлап, кайнатып эчәргә киңәш иткәннәр. Бу уңайдан авылның бер башнясын алыштырганнар да инде. «Гомумән, авыл эченнән узган су торбалары череп, искереп беткән, еш кына су бәреп чыгып, ремонтларга туры килә», – ди җитәкче. Шуңа да аларны алыштыру – иң беренче чираттагы эшләрнең берсе дип саный.
Юллар буенча алсак, Бәх­тиярда, Олы Мәңгәрнең бер урамында вак таш түшәргә ният­лиләр. Авыллардагы урам утларын да гел карап торыр­га тырышалар.
Гормумән ал­ган­да, авылдаш­ларны зур эш – “Мәдәни мирас” программасы ни­ге­­зендә халык те­лендә  “Бай йорты” дип йөртелгән Вә­лиулла Баки­ров утарын  рес­таврацияләү көтә. 
Бу хакта күп язылды инде. Биналары гына түгел, бәлки территориясе үк торгызылыр дигән өмет белән яшиләр. Эш башлангач, бу хакта аерым язарбыз әле.
–  Мәңгәр – минем авыл,  ә мин гади авыл баласы.Минем бабам, әтием, барлык туганнарым биредә гомер кичергән. Биредә һәр икенче йортны әти  салган, бала чагында эвакуацияләнеп  Мәскәүдән кайткан әнием өчен дә туган авылга әйләнгән ул. Шуңа да ул миңа бик якын. Авылда эш күп, әлбәттә. Авылдашларымның  миңа булган ышанычын аклау –  бүгенге көндә төп максатым шул, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев