Марат Әхмәтов: «Әтнәгә сөт эшкәртү заводы кирәк»
Әтнәдә район сессиясе узды. 2025 нәтиҗә ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Җавап сүзен Марат Әхмәтов Әтнәбезне зурлаудан башлады.
- Әтнә тотрыклы һәм бары тик хезмәт белән яши торган, милли-мәдәни тормыш өлгесен дә пөхтә итеп саклый белә торган үрнәк район, дип бәяләде районыбызны.
Сессиядә катнашучылар аның: “Әтнәнең һәр өлкәдәге үсеше хезмәт белән, тир белән ныгытылган”, – диюен дә алкышларга күмде. Марат Әхмәтов Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия рәисе буларак, Әтнәбезне сәяси күзлектән дә бәяләде.
- Әгәр ниндидер гамәли чаралар күрмәсәк, киләчәктә татар милләтен югалту куркынычы да бар. Менә шуңа күрә дә Әтнә кирәк... Чөнки Әтнә рухи кыйммәтләрне саклап яши белә. Әтнә милли йөзен югалтмаган. Мәгърифәтле Казан арты дигәндә беренче булып күз алдына Әтнә килеп баса. Халык саны бер дистә меңнән аз гына артык булган Әтнә искиткеч зур мәдәни кыйммәткә ия, – диде һәм узган елны мәдәни башкала булуыбыз Әтнә театры Грозныйдагы чыгыштан соң, 1000 кешелек залда тамашачылар баскан хәлдә дистә минут алкышладылар.
Республикабыз динамик үсештә. Ә киләчәктә Татарстанда төбәк продуктын да шактый арттыру бурычы тора икән. “Әтнәдә сөт җитештерүнең гаять күп булуын һәм сөтне сатып алу бәяләренең төшүен исәпкә алган хәлдә, биредә сәнәгать тармагы өчен үсеш ноктасы булырдай зур сөт эшкәртү предприятиясе кирәк”, – диюен дә алкышларга күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев