Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Олы Әтнә балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте

Алдынгылар — мәңгегә! Район балалар бакчаларында ад чыгарылыш кичәләре узды.

Олы Әтнә балалар бакчасында онытылмаслык чыгарылыш кичәсе 28 нче май көнне балалар бакчасы тормышында соңгы «кыңгырау» яңгырады. Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә дулкынландыргыч һәм шатлыклы чара — чыгарылыш кичәсе узды. Бу бәйрәм үзенчәлекле, чөнки чыгарылышта гади бакча тәрбияләнүчеләре түгел, ә Алдынгылар Хәрәкәте әгъзалары!

Тәрбияче апалары белән бергә алар үсү юлларын, нәрсәләргә өйрәнүләре һәм хәтта 6 яшьтә ук Алдынгы булу — батыр, дус һәм җаваплы булу икәнен исбатладылар. Балаларны котларга өлкән остазлары һәм дуслары — Олы Әтнә мәктәбенең беренчел оешмасы әгъзалары килде. Мәктәп остазлары балаларга бүләкләр — өстәл уеннары һәм Алдынгы тамгалары тапшырды, шулай ук актив балаларны грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Олы Әтнә мәктәбе һәм балалар бакчасы — бу Алдынгылар Хәрәкәтенең бер зур гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев