Рәдис Шаһиев  373035 т/км юл йөргән
Район хәбәрләре

Рәдис Шаһиев 373035 т/км юл йөргән

Рәдис Шаһиев «Таң» җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында 1990 елдан бирле эшли.

Баштарак «ЗИЛ», «КамАЗ» рульләре бора, соңрак "SCANIA«гә утыра.

1992 елны гаилә корып җибәрә, хәзер җәмәгате — күмәк хуҗалык ашханәсендә, ике улы Казанда эшли.

«Эшемнән бик канәгать мин. Читтән караучыга шоферлык бик җайлы эш күренәдер. Әмма аның да үз авырлыгы, кыенлыгы бар», — ди.

Әйтүенчә, эшләгән өчен хезмәт хакы ягыннан да начар түгел, хәер, «Таң»да башкача була да алмый.

Юл белән бәйле уңай күренешне дә әйтеп узды. Вак-төяк ватылып, юл кырыенда туктарга туры килсә, шундук ярдәм кулы сузучылар күп икән хәзер. Араларында әтнәләр һәм «Таң» шоферлары да еш очрый икән. Шоферлар бердәмлеге дияргә дә була моны.


Нет комментариев