Социаль челтәрләрдә куркынычсызлык чаралары
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең традицион дүшәмбе көне Бөтенроссия мөһим темага сөйләшүдән башланган.
Атнаның төп темасы бүгенге көндә бик актуаль: "Цифрлы калкын. Интернет челтәрендә төп куркынычсызлык кагыйдәләре".
Диалогта 1-11 сыйныф укучылары катнашкан. Әңгәмәне сыйныф җитәкчеләре тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе белән бергә алып барганнар
Ниләр сөйләшкәннәр? Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде, ләкин виртуаль киңлек, чынбарлык кебек үк, саклык һәм аңлылык таләп итә.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Цифрлы гигиена» турында барды сүз алып барылган: экран янында күпме вакыт үткәрергә мөмкин, ни өчен чит кешеләр белән аралашырга ярамый һәм ни өчен үз парольләреңне шәхси серләр кебек сакларга кирәк.
Урта һәм өлкән мәктәп укучылары белән катлаулырак аспектлартурында сүз алып барылган: фишинг, цифрлы эз, кибербуллинг һәм мәгълүматны тәнкыйди кабул итү турында фикерләшкәннәр.
Балалар дөрес чыганакларны фейклардан аерырга һәм урнаштырылган контент өчен җаваплылыкны аңларга өйрәнделәр, дип хәбәр итә мәктәп үзенең ВК челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев