Мошенниклар ОСАГОның ялган рәсмиләштерүен тәкъдим итеп алдарга мөмкин. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте кисәтә.
Күптән түгел Казанда җинаять эше каралды. Элегрәк иминият компаниясендә эшләгән хатын-кыз үзенең элеккеге клиентларына яза һәм ОСАГО полисын дистанцион рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Шуннан соң ул алардан 5-10 мең сум җыйган, әмма иминият килешүләрен төземәгән. Аның алдавының корбаны җиде кеше була. Шуңа да карамастан, суд утырышы вакытында алар барысы да җинаять эшен туктатуны сорадылар.
«Гаепләнүче зыянны тулысынча каплады, гафу үтенде һәм гражданнарның аңа карата дәгъвалары юк» – диелә суд материалларында.
Аферистлар корбаны булмас өчен, татарстанлыларга түбәндәгеләрне киңәш итәләр:
- Иминият полисларын рәсми сайтлар аша яки компанияләр офисларында гына рәсмиләштерергә;
- Физик затларга хезмәтләр өчен акча күчермәскә;
- Полисның дөреслеген Россия автоиминиятчеләр берлеге базасы аша тикшерергә кирәк.
Нет комментариев