Арча районының Яңа Кырлай мәдәният йортында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бик матур очрашу узды! Татарстан Республикасы Рәисе грантына лаек булган «ТатАрчаЭкология «Экологик үсеш мәйданчыгы» проекты кысаларында бай эчтәлекле, танып белү һәм мавыктыргыч чара үткәрелде.
Яңа Кырлай мәктәбе һәм "Ашыт" тыюлыгы белән берлектә үткәрелгән чарада авыл укучылары һәм укытучылары, шулай ук Әтнә һәм Теләче районнары педагоглары һәм укучылары катнашты. Күрше районнар педагоглары коллегаларының алдынгы тәҗрибәсен үзләштерергә һәм укучыларны экологик тәрбияләүдә үз идеяләре белән уртаклашырга килгәннәр. Очрашу актив, дустанә шартларда узды.
Тыюлыкта катнашучыларның сораулары, белгечләрнең җаваплары педагогларның һәм укучыларның иҗади номерлары белән чиратлашып бара. Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы табигатьне саклау белгечләре, Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эшенең үзенчәлекләрен ачты, әлеге һөнәрләрнең үзенчәлекләре һәм романтикасы белән беррәттән, проблемаларга һәм кыенлыкларга да тукталды. Шунда ук Кызыл китапның яңа редакциясе белән таныштырды һәм аны мәктәпкә тәкъдим итте.
Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы катнашучылар игътибарына тыюлык белгечләре эшчәнлеге, "Ашыт" тыюлыгы, Арча районының табигый һәйкәлләре турында презентация тәкъдим итте, үткәрелә торган табигать саклау акцияләре һәм конкурслары турында сөйләде.
Хурамшина Талия Тәлгать кызы тармак буйсынуындагы территорияләрдә дәүләт экологик күзәтчелеге турында сөйләде. Шулай ук Кызыл китапка кертелгән кошларны ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде.
Чара бик күңелле мизгел белән тәмамланды – чыгыш ясаучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев