Әтнәдә бәрәңге утыртмыйлар хәзер
Районның авыл хуҗалыгы

Әтнәдә бәрәңге утыртмыйлар хәзер

Районда яшәүче халыкның 4 процентка якыны бәрәңге утыртмый икән.

Сайтта уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Аның каравы халыкның биштән дүрте "Күптән утырттык инде", - дип җавап бирде.  Ә менә 10 проценттан артык райондаш бәрәңге утыртырга җыена, тик әле өлгермәгәннәр. Янә 4 % чамасы райондаш әлегә кадәр бакчасы сукаланмауга зарлана, югыйсә утыртыр идем, ди. Шулай итеп, Әтнә - бәрәңге игүче районнарның берсе булып кала бирә. 

Чыганак: https://pixabay.com/ru/photos/картофель-земля-плод-грядка-1637280/


Нет комментариев